Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2019, 02:00

Җәй кадере

Район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары ел саен табигатькә чыгуга сәбәпче булган “Не­птун көне”нә быелгы җәйдә бик сирәк булган кояшлы көннәрне, чын мәгънәсендә, июль урталарында “эләктереп” кал­ды. Ял өчен урынны бу юлы алар Тәкәрлек авылы янындагы буа буеннан сайлаган, ул нәкъ шун­дый очраклар өчен төзелгән дә.

Район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары ел саен табигатькә чыгуга сәбәпче булган “Не­птун көне”нә быелгы җәйдә бик сирәк булган кояшлы көннәрне, чын мәгънәсендә, июль урталарында “эләктереп” кал­ды. Ял өчен урынны бу юлы алар Тәкәрлек авылы янындагы буа буеннан сайлаган, ул нәкъ шун­дый очраклар өчен төзелгән дә.

Оешма рәисе Зәйтүнә Гатауллина, тра­диция буенча, әлеге җыелу урынында быел юбилейлары булганнарны, шулай ук алтын туйларын билгеләүче Тәрҗимә һәм Зөфәр Фәезовларны котлады. Нәзирә һәм Нурхәниф Мифтахетдиновларның да бәхетле гаилә булып яшәүләренә 53 ел, өстәвенә алар күптән түгел туган көннәренең түгәрәк даталарын билгеләгән. Бу гаиләләр районда яшәүчеләрнең һәркайсына таныш дияргә мөмкин. Алар турында гәзиттә дә күп язылды, шуңа да тормышларын кабатлап сөйләп тормыйбыз. Бары тик һәр гаилә пары да гомерләрен алар кебек яшәп үткәрсен иде, диясе килә. Гомер бәйрәмнәрен билгеләүчеләр барысы да, әлбәттә инде, истәлекле бүләкләр алды. Алар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Әйткәндәй, Нәгыйм Шәйхетдиновның баян моңнарына кушылып, яраткан җырларны башкару да оешма әгъзаларының ихлас очрашуларында мәҗбүри пункт.

Шахмат сөючеләр бирегә хәтта үзләренең шахмат такталарын да алып килгән. Алар шунда ук чатыр эченә урна­шып, үз уеннарын башлады. Калганнарга да шөгыль җитәрлек иде. Кемдер табигать матурлыгы белән хозурланды, югыйсә, гадәти көннәрдә күкнең зәңгәрлеген дә, чәчәкләрнең хуш исләрен дә тоймый калабыз ич. Кемдер учак янында мәш килде. Хатын-кызлар табын әзерләде, анда аларның өйдән алып килгән төрле тәм-томнары да урын алды.

“Безнең яшьтә мондый аралашу тормышыбызның бер гүзәллеге”, - диде унынчы дистәсен ваклаучы Нурхәниф абый, ялны оештыручыларга рәхмәт әйтеп. Дөрестән дә, бу көнне өлкән яшьтәгеләр генә түгел, бәлки, буа буена җыелган һәркем дә рәхәтләнеп ял итте. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең арала­шу даирәсенең тарлыгын исәпкә алсаң, бигрәк тә.

Туйганчы сөйләшеп, учак өстендә пешкән тәмле ризыклардан авыз итеп, үлән чәйләре эчеп, ял иткәч, оештыручылардан матур пакетларга салынган бүләкләр дә алдылар.

Күпчелек чараларны оештырганда инвалидларның җәмәгать оешмасына төрле спонсорлар ярдәм күрсәтә. Мисалга, Кандракүлгә төбәк балалар сабантуена сәфәрдә Флүрә һәм Марат Насыйровлар булышкан иде, ә әлеге чарада шәхси эш­куар Флүзә Миәссәрова азык-төлек белән ярдәм итте. Бүген аларның исемнәрен телгә алып, рәхмәт әйтү бик урынлы булыр.



Читайте нас: