Умартачылар Нәҗип Әсләмов, Зәйтүн Исмәгыйлов һәм Фәнис Хәкимов.
Умартачылыкта сезонның башы канәгатьләнерлек булды. Нигездә барлык умартачылар катнашлыгында семинар үтте, алар бал кортларының кышла-вы һәм язгы тирәләп очуыннан канәгать иде. Тик бал җыюның бер генә сезоны да икенчесенә охшамый. Быелгы җәй салкынча һәм яңгырлы торды, ул гына түгел, басуларда пестицидлар кулланудан бал кортлары күпләп үлде. Шушы көннәрдә без районның танылган умартачыларының умар-талыкларында булдык. Алар сезон йомгаклары турында сөйләде һәм умарта семьяларын саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Зәйтүн Исмәгыйлов, район умартачылары җәмгыяте рәисе урынбасары:
- Бал җыю сезоны ахырына якынлаша, аның нәтиҗәсе булып бал суырту тора. Табигать елдан-ел күбрәк сюрпризлар алып килә. һава шартларына бәйле, быелгы уңыш бик сөендерми. Сезон яңгырлар белән генә түгел, бәлки һава температурасының кискен үзгәрүе белән дә характерлана. Юкәдән бал аз җыйганнар. Кемдер әле булса “кочевка”дан кайтмаган һәм нәрсәгәдер өмет итә. Кызганычка каршы, бал бирүче чәчәкләр юк инде. Хәзер бал кортлары прополис һәм кәрәз ипие (обножка) җыя.
Соңгысы, ягъни кәрәз ипие, ул - бал корты болыннардан умартага очып кайтканда җыеп аягында алып кайткан чәчәк серкәсе.
Якынча мәгълүматлар буенча, карабодайны, көнбагышны һәм рапсны пестицидлар белән эшкәртүдән районда 200 ләп бал корты семьясы үлгән. Башта, монда авырулар гаепле дип уйладылар. Анализлар алдылар, тик тайпылышлар табылмады. Моның сәбәбе исә, үсемлекләрдәге корткычлар һәм авыруларга каршы көрәшү өчен кулланылган химик чаралар булып чыкты.
Җиңел булмаган кышлатуга әзерлек башлана. Умартачыларга бал кортларын төп авырулар - варроатоз, аскосфероз һәм нозематозга каршы өстәмә тукландыруга тотынырга вакыт. Даруларны өч тапкыр җиде көн саен бирергә кирәк.
Эшче бал кортлары көзгә үлә, аларны кышын бал кортлары семьяларын караячак яшьләре алыштыра.
Нәҗип Әсләмов, һәвәскәр умартачы:
- Бал кортлары авыруларына каршы көрәшү өчен бик күп химик дарулар тәкъдим ителә. Тик ярамау ихтималы булмаган халык ысуллары да аз түгел. Алар күпкә арзанракка төшә, шул ук вакытта ышанычлы да. Менә шуларның икесенең рецепты.
50 грамм вакланган кызыл кузаклы борыч өстенә бер литр су салына. Сүрән утта 10 минут кайнатырга. Берничә сәгатькә калдырып торырга. Бер литр сиропка 50 мл төнәтмә өстәлә.
Сарымсак тешләрен вакларга һәм пыяла савытка салырга. 0,5 литрга 2 стакан сыйфатлы аракы кирәк. Көненә ике тапкыр - иртән һәм кич болгатып, 14 көн төнәтәләр. 1 литр сиропка 5 тамчы төнәтмә өстәргә кирәк.
Әлеге чаралар нозематоз, аскосфероздан һәм башка бал корты авыруларыннан коткара ала.
(Варроатоз булганда бал кортларында талпаннар барлыкка килә. Нозематоз - бөҗәкләрнең эчәклекләрен зарарлаучы йогышлы авыру. Аскосфероз - личинкаларны известь йомарлагына әверелдерүче гөмбәчекләр.)
Фәнис Хәкимов, районның баш зоотехнигы:
- Ел проблемалы булды.Бал кортларының агулануы уңаеннан Авыл хуҗалыгы министрлыгында комиссия оештырылды.БездәнигездәИсмаелһәм Күккуян авыл Советы биләмәләрендә урнашкан умарталыклар зыян күрде. Дүртөйлеһәм Уфадан тыш, анализларны Казан, Самарадагы лабораторияләргә җибәрдек.
Бу мәсьәләдә шундый мөһим момент бар. һәр умарталыкның паспорты һәм идентификацион номеры булырга тиеш. Чиплар сугу дәвам итә, ул көз көне тәмамланырга тиеш. Умарталыкларның рәсми документы булмый торып, комиссия зыян күргән умарта смьяларының берсен дә карамаячак.
Умартачылар җәмгыяте эшли. Бердәмлек булган җирдә көч тә бар. Без кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Сезон тәмамлана, кышка әзерлекне файдалы тәкъдимнәргә таянып алып бару зарур.