Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 02:00

Хезмәтен үтәгәндә һәлак булган

Хезмәт бурычларын башкарганда һәлак булган Русия Эчке эшләр министрлыгы Ханты-Мансы ав­тономияле округы - Югра Сургут шәһәре бүлеге хезмәткәре, по­лиция сержанты Ханов Илмир Илдар улын дүшәмбе көнне Семи­летка авылында тиешле хөрмәт күрсәтеп, җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга республика башлы­гы вазифаларын вакытлыча баш­каручы хакимияте җитәкчесенең урынбасары Ринат Бәширов, БР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Артур Сәйфуллин, район хаки­мияте башлыгы Риф Йосыпов, район полиция бүлегенең бүлек начальнигы Динис Миронов җитәкчелегендә гамәлдә бөтен составы, районның ветераннар һәм башка җәмәгать оешмала­ры вәкилләре килде. Матәм ча­расында Илмирның Сургуттагы хезмәттәшләре дә катнашты.

Мәрхүм белән хушлашу күп кеше кат­нашлыгында, урындагы мәдәният йорты фойесында узды. Җеназада БР Эчке эшләр министрлыгы оркестры булды. Ислам ка­нуннары буенча йолаларны Рамил хаҗи Исәнбердин башкарды.

һәлак булган полиция хезмәткәре, якта­шыбыз әлеге авылда туып-үскән. Хановлар гаиләсе унбиш ел элек Себергә күчкән. Апарның өлкән улы Илмир армия хезмәтеннән соң, 2015 елда җәмәгать тәртибен саклау, гражданнарның иминлеген һәм тынычылыгын яклау хезмәтен сайлап, полициядә эшли башлый. һәм аңа үзенең гомере бәрабәренә җинаятьчене коралсызландырырга туры килә. Төрле мәгълүмат чыганаклары хәбәр итүенчә, вакыйга 1 август кичендә Сургут шәһәрендә йорт алларының берсендә була. Дежур часть мәгълүматы буенча патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре, алар исәбендә Илмир да, вакыйга урынына килә. Анда канга баткан ир-егет була, аны тоткарларга тырышканда, ул пычак белән хокук сакчыларына ташлана. Илмирга ул үлемечле җәрәхәт ясый, икен­че полицейский яралана. Аннары ул төзәп ата, ә аңа кадәр полицейскийлар якында­гы йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозмас өчен моны эшләмәгән була. Хулиган коралсызландырыла,тик гомер бәрабәренә...

Матәмдә катнашучылар мәрхүмнең ту­ганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. “Ул кешеләрнең тынычлыгын үзенең гомере бәрабәренә яклаган, авыр туф­рагы җиңел булсын”, - диде Ринат Бәширов. “Сержант Ханов соңгы сулышына кадәр үзенең хезмәт бурычын үтәде. Аның исеме БР Эчке эшләр министрлыгының һәлак булган хезмәткәрләре хәтер китабына кертеләчәк”. Бу сүзләр Артур Сәйфуллин чыгышында яңгырады. Риф Йосыпов мәрхүмнең әти- әнисенә һәм җыелучыларга татар телендә мөрәҗәгать итеп: “Дүртөйленең данлы еге­тен соңгы юлга озатып, сезнең кайгыгызны уртаклашабыз”, - диде.

Соңыннан өч тапкыр автомат залпы би­релде. Ә бу вакытта туктап тормаган яңгыр, табигать тә яшь егетнең үлеменә аның якын­нары белән яшь түгә, дигән уйлар тудырды...



Читайте нас: