Ул көнне тарих һәм туган якны өйрәнү музееның күргәзмә залында Исмаел авылыннан ике ыру - Сәлимгәрәевлар һәм Гайнетдиновларның шәҗәрә агачы һәм гаилә әйберләре лаеклы урын алды.
Аларның шәҗәрәсен презентацияләүне музей мөдире, драматург Мөдәрис Мөсифуллин ачты. Чарага җыелучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Әхмәдиев һәм Исмаел авыл Советы хакимияте башлыгы Булат Кильметов сәламләде. Бәйрәмгә Русия тарихчысы, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, тележурналист Салават Хәмидуллин да килде. Урындагы кабиләләрнең үткән тормышы турында сөйләп, музейга вәкилләре тарихи Башкортстанныңкөнбатышөлешендәяшәгәнбашкортларның «елан» ыруына багышланган китапны бүләк итте. Салават Ишмөхәммәт улы җаваплы мөхәррире булган фәнни басманың 9 нчы томы ул.
Аннары сүзне Гайнетдиновлар ыруы вәкиленә, «Пышка» товар билгесен булдыручы һәм аның хуҗасы Рәсимә Мусинага бирделәр. Сәлимгәрәевлар ыруыннан психолог, тәрҗемәче һәм эшкуар Светлана Казанцева чыгыш ясады.
«Әллүки» татар фольклор ансамбле үз концерт номерларын тәкъдим итте, Гайнетдиновлар ыруыннан чыккан, элек районда билгеле табиб Хатип Мөхәммәтдиновның тормыш иптәше Рәйсә Ильясова әлеге бәйрәмгә багышланган шигырьләрен укыды.
Чарада киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, элекке танылган радиожурналист, хәзер БСТ тележурналисты Рәшидә Ишембәтова катнашты.