Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2019, 02:00

Эш сыйфатына аерым игътибар

БР Хөкүмәте премьерминистры урынбасары - Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев шәһәрдә эш сәфәре белән булды һәм районда

яшәүчеләрне кабул итте, төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау объектларында эшләр торышы белән танышты.

Әлеге вакытта төбәк операторы түбәсенә капиталь ремонт үткәргән, эшләр инде тәмамлану стадиясендә булган Пионер урамындагы 27/1 санлы йорт эш барышы белән танышып йөрүнең беренче ноктасына әверелде. Ары таба кунак Гостенов урамындагы баскыч мәйданчыкларында эчке бизәү эшләре башкарылган 34 нче йорт подъездларын карады. Анда яшәүчеләр министрга үз теләкләрен әйтте һәм подъездга керүнең күпкә күңеллерәк булуын белдерде.

Борис Владимирович билгеләп үтүенчә, эшләрне башкару сыйфатына аерым игътибар юнәлтергә кирәк. «Башкорт ихаталары» проектын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрдәге йорт ишегалларын төзекләндерүне дә бәяләде. Бүген подрядчылар 1 Май урамындагы 2, 2а, 19 нчы, Матросов урамындагы 17,18 нче йортлар янындагы үтеп йөрү урыннарына һәм тротуарларга асфальт җәя.

Биредә яшәүче, комплекслы төзекләндерүдә идеяләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынган кешеләр дә комиссиягә кушылды.

- Тиздән монда матурлык һәм тәртип урнашачагына бик шатбыз. Киләчәктә власть белән ачык диалогта булырга һәм барлык мәсьәләләрне киңәшләшеп хәл итәргә телибез, - диде алар.

Озакламый өмә оештырылачак, анда яшәүчеләр уртак эшкә үз өлешен кертәчәк - яшелләндерү, чәчәк клумба­лары ясау белән шөгыльләнәчәк. Ә бар­лык эшләр дә тәмамлангач, күршеләр ихата бәйрәменә җыелачак.

Хәзер шулай ук Матросов урамын­дагы 9, 11,15 нче һәм шул ук урамдагы 7,12,13,14,16 нчы йортлар ишегалдын­дагы территорияләрне төзекләндерү буенча төзелеш-монтажлау эшләре дәвам итә.

Иванай авылындагы «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча күзгә күренеп яңарган ял итү урыны эшләр торышы белән таны­шып йөрүнең ахыргы ноктасы булды. Әлеге объект июньдә үк ачылган иде. Биредә зур реконструкция үткәрелгән: автомобильләр кую урыны ясалган, кой­ма коелган, торбалар яңартылган, анда килү юлларына асфальт җәелгән, як­тырткычлар ремонтланган, эскәмияләр урнаштырылган, чәчәк клумбалары булдырылган.

Материал район хакимиятенең мәгълүмат-аналитик эш буенча секторы тарафыннан әзерләнде



Читайте нас: