Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 13:58

Тәмле су һәм илһам чыганагы

Иванай авылындагы Комсомол урамында, гадирәк итеп әйткәндә, районда яшәүчеләргә таныш булган биредәге чишмә янында ял итү урыны ачылу олы бер бәйрәмгә әверелде, моңа яхшы һава торышы да булышлык итте. Җәмәгать территориясе «Хәзерге заман шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында төзекләндерелде. Андагы кызыл тасманы район Советы секретаре Венера Фәйзиева һәм Тәкәрлек авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ренат Гәрәев кисте.

Ары таба авылның «Изге ай» вокалчылары сүз алды. Алар чын кәләш катнашуында татар халкының «Су юлы» йоласын күрсәтте. Ул көнне үзләренең никахын теркәгән Азалия һәм Денис Шәрәфетдиновлар туй киемнәрендә, туганнары һәм кунаклар белән бергәләп чишмәгә килде. Ак бабай белән Ак әби аларга изге теләкләр, бәхетле, озын гаилә тормышы теләп үз фатихасын бирде. Алар чишмә һәм аның тирә-ягы илһам чыганагы булуы турында да әйттеләр һәм теләгән һәркемне чишмәдән алынган тәмле су белән сыйладылар.

«Чишмәнең әйләнә-тирәсендәге ял итү өчен җайлаштырылган территория әлеге авылда яшәүче халыкны гына түгел, шәһәр кешеләрен дә үзенә җәлеп итә торган урынга әверелер», - дип өметләнәбез диде чарага җыелучыларны шушы вакыйга белән котлаган Тәкәрлек авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ренат Гәрәев. Ул шулай ук җәмәгать территориясен төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм югарыда әйтеп үтелгән программа кысаларында эшләрне башкаруда булышлык иткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар исәбендә район хакимиятенең торак контроле буенча секторы мөдире Гөлназ Нургалиева, «Коммунальник» МУП, «Башкиравтодор» җәмгыятенең Дүртөйле юл төзү-ремонтлау идарәсе, «Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре» МУП, «Башстройснаб» җәмгыятенең капиталь төзелеш бүлеге бар.

«Яшел беретлар» ансамбле һәм Иванай авылындагы балалар иҗат коллективларының чыгыш ясавы барысына да яхшы кәеф өстәде.

Район Советы секретаре Венера Фәйзиева чарада катнашучыларга район хакимияте һәм Советы исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

«Бездә шундый матур урыннар күбрәк булсын, анда балалы гаиләләр үзләренең буш вакытын үткәрәчәк». Әлеге сүзләр «Еникеев» җәмгыяте җитәкчесе Азат Хаков чыгышында яңгырады.

Гаилә тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү дә (ул да шушы көнгә багышланды) бәхетле гаиләләр темасын дәвам итте. Алар 50 ел бергә гомер кичергән Тәрҗимә Рамазан кызы һәм Зөфәр Мөхәммәтша улы Фәезовлар, Ридә Миңнегали кызы һәм Рәзиф Сәгъман улы Багмановлар иде. Республика Башлыгы Радий Хәбировның һәм район хакимияте башлыгы Риф Йосыповның тәбрикләү сәламен ЗАГС бүлеге мөдире Эльза Садрыева укып ишеттерде. Традиция буенча, «алтын парларга» истәлекле бүләк тапшырылды. Аларны котларга килгән предприятиеләр - нефть һәм газ чыгару идарәсе һәм 5 нче тикшерү изоляторы вәкилләре юбилярларга җылы сүзләр әйтте. Аларга концерт номерлары багышланды.

Резеда ӘХМӘТНУРОВА.
Читайте нас: