Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль 2019, 12:34

Һәйкәл ачылды

Балакайлар авыр газаплы Әфган сугышында

Илне саклап ятып калдылар.

Аналар исә яу кырыннан

Кара кәгазь генә алдылар.

Юк, үлмәгән алар, һаман 18 дә,

Безгә 83 яшь җитсә дә.

Батырлыгы калыр һәйкәл булып,

Җирдә ничә еллар үтсә дә.

Ә һәйкәле аның горур торыр,

Гөлләр булсын һәрчак алдында.

Үлемсезлек яулап алган солдат

Мәңге калыр халык аңында.

Җирдә һәрчак тыныч тормыш булсын,

Шатлансыннар әйдә балалар.

Балаларның шат йөзләрен күреп,

Тыныч яшәсеннәр аналар.

Авыр язмыш безгә туры килде,

Ачы булды безнең үткәннәр.

Тик телибез, зинһар өчен, дибез,

Аны күрмәсеннәр бүтәннәр.

Бу шигырь юлларын Әфганстанда һәлак булган солдатның әнисе - Имай Утар авылыннан Илбира Фазылова язган. Аларны ул июньнең соңгы шимбәсендә авылда, кайчандыр яу яланында һәлак булган яугир-интернационалистлар һәм локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасында укыды.

Әлеге торак пункттан сугышта 7 егет катнашкан, аларның икесенә туган якларга исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмаган. һәйкәл ул яугирләрнең барысына да һәм «кайнар нокталарда» булган егетләргә багышлана, шушы авылда туып-үскән Динар Якупов аны урнаштыруның инициаторы булып тора. һәлак булган егетләрнең йортларына элегрәк аның башлангычы белән мемориаль тактаташлар куелган. Авылдашлары әйтүенчә, стеланы күтәрүгә ул гаиләсе белән бергәләп ике ел вакытын сарыф иткән. Динар иганәчеләр генә табып калмаган, бу изге эшкә үз акчасын да тотынган. һәлак булган солдатларның истәлеген мәңгеләштерүгә күп көч салган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгына багышлап булдырылган юбилей медален алды. Награданы «Яшел беретлар» ансамбле әгъзалары тапшырды.

Тантанада Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бәхтизин, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, район хәрби комиссары Илгиз Баһаветдинов, Мәскәү авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Динар Хөснетдинов, яугир-интернационалистларның җәмәгать оешмасы, диңгез җыелышы, ветераннар советы вәкилләре һәм авыл халкы катнашты.

- Антка тугры калган һәм илебез мәнфәгатьләрен яклаган яугирләргә рәхмәт әйтү көне бу. Стеланы күтәрүдә катнашкан һәркемгә республика Корылтае исеменнән ихлас рәхмәт белдерәм, - диде, атап әйткәндә, Рамил Назыйф улы.

Ул шулай ук бу көнне Мәскәү авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләрнең бер төркеменә хезмәт казанышлары өчен «Башкортстан Республикасы барлыкка килүгә 100 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Республикабыз иминлеге хакына күпьеллык фидакарь хезмәт өчен награданы халык тарафыннан сайланган кеше кулларыннан Фәнүзә Хәлиуллина, Фәсхетдин Байгильдин, Флүзә Низамова, Фидан Камалтдинов һәм Салават Сафин алды.

- Үсеп килүче яшь буынны, алар, һәлак булган егетләр кебек, Туган илне сакларга әзер торсын өчен патриотик рухта тәрбияләү һәйкәл ачу максатларының берсе булып тора. һәр буынның үз сынавы. Ул елларда Әфган сугышы булган, күпләр анда эләгергә теләгән, чөнки Ватанга сөю, антка тугрылык рухында тәрбияләнгән булганнар, - дип әйтте Риф Сәгъдәтулла улы чарага җыелучылар алдында чыгыш ясаганда.

Хәрби комиссар Туган илебез өстендә һәрвакыт аяз күк йөзе булсын өчен Ватанга тугры егетләр тәрбияләү һәм көчле армия булдыру кирәклеге турында сөйләде.

Чарага җыелучылар локаль конфликтларда һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алды. Урындагы мәктәп укучылары сугыш тематикасына шигырьләр укыды, җырлар башкарды. Андагы мәчетнең имам-хатибы Рәшит Якупов мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылды. Стела алдына рәхмәтле якташлары чәчәкләр салды...

Резеда ӘХМӘТНУРОВА.
Читайте нас: