Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2019, 12:44

Күңел өчен бәйрәм

Уфада “Башнефть-Добыча” җәмгыяте нефть һәм газ чыгару оешмалары эшчәннәренең шаяннар һәм тапкырлар клублары еллык очрашу үткәрде. Элекке елдагы кебек үк, “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе командасы уңышлы чыгыш ясады. Чагу “сәламләү” һәм кызыклы “өйгә эш” күрсәтеп, безнең яшьләр биатлонда уңышлы “атты” һәм әлеге мавыктыргыч уенда икенче ел рәттән җиңү яулады.

Очрашуның геройлары - Рената Сәетгәрәева, Диана Грищенко, Илнур Тимербаев, Айнур Шәйхлисламов, Илгиз Бимәтов, Руслан Понятов, Камил Сәрваров һәм Дмитрий Юминов. Бу көнне залда Дүртөйледән килгән актив җанатарларның бердәм һәм дәртле төркеме дә аларның җиңүенә булышлык итте.

Менә дигән бәйрәм булды.

Т. ЯКУПОВ, “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең профком рәисе.
Читайте нас: