Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 17:30

Стартта - өч буын вәкилләре

Нефтекамада үткән “Железный варяг” стартлар сериясе беренче ярыммарафонында безнең районнан ике гаилә нәкъ шундый составта чыгыш ясады.

Картәтиләре - спорт ветераны Равил Шәйхетдинов, әтиләре, шулай ук спорт ветераны - Илдус Нуртдинов һәм кызлары Алсу белән Дарина. Алар белән бергә спорт ветераны Геннадий Ахмадуллин, аның кызы Светлана, оныклары Артем һәм Полина. Шулай ук Дүртөйле командасы составына Мансур Кашапов рәислегендә “Авангард” яшьләр хәрәкәте активистлары һәм аерым спортчылар керде.

Теләүчеләргә төрле дистанцияләр тәкъдим ителде: иң кечкенә катнашучылар өчен 300 метрдан, ярыммарафон - 21 километр. Маршрут шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үтте. Безнең кечкенә катнашучыларга дүрт (Полина) һәм биш (Дарина) яшь. Дарина өчен бу инде икенче старт.

3000 метр дистанциядә Азат Гыйлемханов лидер булды. Ярыммарафонда Равил Шәйхетдинов беренче урын яулады, икенче урын Илдус Нуртдиновта, өченче урында Валирик Фазылханов.

Читайте нас: