Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 02:00

Хыялга таба, яки Питерга җавап

Петербург мәктәпләрен тәмамлаучыларның бик матур, гаҗәеп бәйрәмнәре - “Алые паруса” бар. Аның каравы, бездә - Ассоль! Үзенең хыялы­на таба йөгерүче кыз. Санкт- Петербургның чыгарылыш сый­ныфларында шундый романтик исемле берәр кыз табылырмы икән (булуы да ихтимал), ә менә бездә чынлап та бар. Өстәвенә, чибәр һәм акыллы, быел өченче гимназияне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган.

Ассоль Сперидонованы һәм Дүртөйле мәктәпләреннән тагын да 42 медалистны уңышлы укулары өчен бүләкләр тапшыру тантанасына чакырдылар. Аларга тәбрикләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов мөрәҗәгать итте:

- Бүген бирегә безнең районның иң яхшы чыгарылыш укучылары җыелды. Сез үзегезнең югары бүләккә лаек икәнегезне исбатладыгыз. Максатка омтылыш, акыл, үз дигәнеңә ирешү, көчеңне дөрес бүлү, приоритетларны дөрес куя белү, ял, ма­выгулар яки яңа белемнәр һәм сәләт - үз нәтиҗәләрен биргән.

Район җитәкчесе егетләр һәм кызларга үзләренең әти-әниләренең ышанычын аклау­ларын теләде һәм без алар белән, аларның казанышлары белән горурланачагыбызга ышаныч белдерде.

Чарада Роберт Рождественскийның “Чело­веку надо мало” һәм “Все начинается с любви” дигән шигырьләре яңгыравы да үзенчәлекле булды. Беренчесен - Риф Сәгъдәтулла улы, икенчесен - барлык чыгарылыш укучылары исеменнән укытучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт җиткергән дүртенче урта мәктәпнең чыгарылыш укучысы Екатерина Копылова укыды. Аһәңдәш килеп чыкты...

Башкорт гимназиясе укытучысы Гөлназ Абдуллина, әти-әниләр исеменнән Андрей Камильяновкичәге укучыларга җылы теләкләрен җиткерде.

Мәктәп тәмамлаучыларны бүләкләү тантанасының финал нәтиҗәсе булып “Глав­ная профессия - быть человеком!” җыры яңгырады.





Читайте нас: