Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2019, 02:00

Хөрмәт белән искә алдылар!

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә, моннан 78 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган көндә, тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны бүләкләү булды. Утыздан артык кеше “40 нчы армия тарафыннан Әфганстанда бурычларны үтәү тәмамлануга 30 ел” медаленә лаек булды.

Икенче бөтендөнья сугышында совет халкының җиңүе нинди кыйммәткә төшүе, аның какшамас ихтыяр көче турында район хакимияте башлыгы Илнур Әхмәдиев һәм районның хәрби комиссары Илгиз Баһаветдинов сөйләде.

Җыелучылар яу кырында ятып калганнарның истәлеген бер минут тын калып искә алды.

Аннары ветеран-әфганчылар сугышка китүчеләргә Агыйдел яры буенда куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды.




Читайте нас: