Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь 2019, 02:00

100 ел халык сәламәтлеге сагында

“Безнең тормышыбызда сезнең хезмәт иң мөһиме”, - диде медицина эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шушы уңайдан үткән тантаналы чарада катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов.

Халык тарафыннан сайланган вәкил үз чыгышында шулай ук сәламәтлек саклауны яклау буенча 2024 елга кадәр гамәлдә булган дәүләт проекты турында да сөйләде.

“Сез иң гуманлы һәм кирәкле һөнәрне сайлагансыз, медици­на хезмәткәрләреннән башка яшәү мөмкин түгел. Пациентларыгызның өметләрен аклавыгызны телим”. Ак халатлы кешеләр адресына бу сүзләрне район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җиткерде. Район җитәкчесе шулай ук сәламәтлек саклауны яхшырту буенча күләмле эшләр турында да әйтте: бу балалар поликлиникасы төзү, зурлар поликлиникасын ремонтлау планна­ры, квалификацияле табиб кадрларны үзебезгә җәлеп итү буенча “юл картасы”.

Аннары Риф Сәгъдәтулла улы һөнәри өлкәдәге уңышлары өчен район үзәк дәваханәсенең баш табибы Иршат Хәйруллинга, дәвалау учреждениесенең терапия бүлеге табиб-кардиологы Ро­залия Хәбибуллинага, Мәскәү табиб амбулаториясе фельдшеры Альфир Сәетовка, балалар поликлиникасының прививкалар кабинеты шәфкать туташы Эльза Гыйззәтуллинага, табиб-терапевт Роза Бәдретдиновага, стоматология поликлиникасының теш технигы Марс Мәүлетдиновка район хакимиятенең почет грамоталарын тапшырды.

Бу көнне бүләкләнүчеләр исемлеге зур иде, чөнки быел районның саулык саклау системасы үзенең 100 еллы­гын да билгели. Күп кенә медицина хезмәткәрләре үз ведомстволарының төрле дәрәҗәдәге бүләкләрен алды.

РФ Саулык саклау министрлыгының Почет грамотасы белән табиб-терапевт Рузилә Габдрахманова, табиб-стоматолог-терапевт Светлана Ситдикова бүләкләнде. Шул ук инстанциянең Рәхмәт хатына табиб-анестезиолог- реаниматолог Иршат Авзалов, клиник- диагностика лабораториясе мөдире Раушания Гыйльванова, 1 нче хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Георгий Хан лаек булды.

Бала һәм балалыкны яклау буенча баш табиб урынбасары Гөлназ Сабиро­ва, баш шәфкать туташы Гүзәл Имаметдинова,стоматология поликлиникасы табиб-ортодонты Рәфил Миргалиев “Башкортстан Республикасының саулык саклау отличнигы” дигән билге алды.

Район үзәк дәваханәсенең уль­тратавыш диагностикасы табибы Лилия Шагиянованың, беренче хи­рургия бүлеге өлкән шәфкать тута­шы Гөлназ Янгированың, Юкәлекул фельдшер-акушерлык пункты аку­шеркасы Раушания Мусинаның, Ка­заклар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәзилә Гәрәеваның, стома­тология поликлиникапсының кадрлар буенча белгече Айрат Абраровның күпьеллык хезмәте БР Саулык саклау министрлыгының Почет грамотасы белән билгеләнде.

Тумырҗа фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Гөлфира Ильясовага, Яңа Биектау фельдшер- акушерлык пункты мөдире, фельдшер Рәйлә Шәрәфисламовага, дәваханәнең педиатрия бүлеге шәфкать туташы Фәнзәлия Муллагалиевага, Иске Баеш табиблык амбулаториясе шәфкать ту­ташы Ильвера Вәлитовага БР Саулык саклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район үзәк дәваханәсе эшчәннәреннән янә зур бер төркем (алар арасында медицина персоналы бул­маганнар да бар) үз хезмәтләре өчен дәвалауучреждениесеҗитәкчелегеннән бүләкләр алды.

Ары таба тантана программасын бәйрәм концерты дәвам итте. Бу көнне медицина хезмәткәрләренә Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары үзләренең җырлары һәм биюләре белән яхшы кәеф бүләк итте.


Читайте нас: