Юлдаш
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 02:00

Юбилейлар. Әбигә - 105 яшь

Ул Салпар авылында кызы Альфира тәрбиясендә яши. Имай Утар авылында туып-үскән, бөтен актив тормыш еллары да шунда узган. Кечкенә кыз революцияне каршылый, коллективлашу, ре­прессия елларын да, Бөек Ватан сугышын да хәтерли.

17 яшендә авылдашы Мөгаллимгә кияүгә чыга, аны өч елдан соң армиягә алалар. Ан­нан кайткач, ике балалары белән Мәскәүгә китәләр. Тик бәхетләренә сугыш комачау­лый. Ирен фронтка алалар, тыныч халыкны эвакуацияләү башлана һәм аңа туган ягына кайтырга туры килә. Августта аның улы Әхмәтзәки туа.

Сүзебез Миңнеҗиһан Зиннәтулла кызы Әкбарова хакында. Бу көннәрдә аңа 105 яшь тулды.

Ул коллективлашуның беренче елларын­да ук эшли башлый. Моңа кадәр бөтенләй булмаган дуңгызчылык фермасы ачалар. Нигездә, анда эшләргә теләүче дә булмый. Җирдәге бөтен тереклек Ходайдан бирелгән. һәм синең нинди хайванны каравыңда бернинди дә гөнаһ юк, гәрчә аны ризык итеп куллану тыелса да. Кемдер эшләргә тиеш ич. һәм бу эшкә Миңнеҗиһан тотына. Аннары сыерлар карый, хуҗалыкның башка участокларында да эшли. Ә сугыш елларында өчләтә тырышлык белән эшләргә туры килә. Смена саен 50-60 шар сотый борчак чаба. Үгезне җигеп сөрәләр, алар төп көч була. Хәтта балаларны ашатырга да вакыт җитми. Өлкәнрәкләр кечеләренә колхозның уртак казаныннан азык алып кайтып ашата.

Сыер асрый, аның сөтен авылдашлары белән бүлешә, эвакуацияләнгәннәргә дә ярдәмләшә.

Әңгәсәк урманнарында агач кисәргә дә өлгерә, көрәк белән бүреләрне куркытып, ат белән йөк ташырга да, запас чабаталар алып (барганда бер пар, кайтканда икенчесе), еракка орлык алырга да барырга туры килә аңа. Орлыкка үсмерләрне һәм балаларны да җибәрә торган булалар. Юлда ул аларның өс һәм аяк киемнәрен карап йөртә, аларга ашлык кыздырып бирә. Кыскасы, балаларны ач тотмаска тырыша. Моның өчен күпләр аңа бүген дә рәхмәтле.

Мунчасы була, анда бөтен авыл диярлек юына, мунчадан соң аларны чәй эчерә.

Җиңүне дә басуда каршылый. Бәхеткә, ире исән-сау кайта. Тагын өч балалары дөньяга килә.

Укырга вакыт булмый, тик ул үзлектән башта гарәп хәрефләрен, аннары латинны өйрәнә, ә инде соңрак кириллицаны да үзләштерә.

Эшкә уңган була, җирне ярата, 30 сотыйлы бакчаның һәр адымын файдалана. Хәзер дә киңәшләрен биреп тора: кайчан, кайда, нәрсә утыртырга, ничек карарга... Илдәге һәм дөньядагы яңалыклар белән кызыксына.

Ире Мөгаллим Галиәкбар улы Әкбаров, 1912 елда туган, Бөек Ватан сугышына кадәр, фин сугышын үткән, конюх та, бригадир, бакча каравылчысы була. Алар бергә 54 ел тату гомер кичерәләр. Ул Җиңү көнен 40 тапкыр каршы алган.

Миңнеҗиһан Әкбарованы истәлекле бәйрәме белән котларга район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Тумырҗа авыл Сове­ты хакимияте башлыгы Рәфис Фәтхетдинов һ.б. килгән иде. Аңа Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
Читайте нас: