Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2019, 02:00

Сабантуй - игенчелек тантанасы

Шимбәдә дүртөйлеләрне һәм аларның кунакларын барлык юллар да традиция буенча Торатаудаурнашкан Сабантуй мәйданына алып килде. Бу юлы бәйрәм, беркайчан да булмаганча, халыкны күп җыйды. һәм дөрес тә, чөнки кояшлы, матур көн, эшләрнең яхшы башкарылуы, киләчәк уңышка нигез салыну кәефне күтәрә - хәзер рәхәтләнеп ял итәргә дә була.

Сабантуй әләме һавага күтәрелү белән район хакимияте башлыгы Йосыпов Риф Сәгъдәтулла улы якташларны бәйрәм белән котлады. Үзенең тәбрикләү сәламендә ул чәчү кампаниясен сыйфат­лы һәм оптималь срокларда башкарып чыгу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән Дүртөйле игенчеләренең хезмәтен югары бәһалады.

Шулай ук Сабантуй кунаклары: Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Ген­надьевич Сидякин, күрше районнар хакимиятләре башлыклары, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре, Башкортстанның күренекле галимнәре, мәдәният әһелләре дүртөйлеләргә ка­рата бик күп җылы сүзләр әйтте.

Аннары производство алдынгыларын бүләкләделәр. «ЗАиР Агро» җәмгыяте тракторчысы Анатолий Иванович Ах­мадуллин, БР «Центральная» машина- технология станциясенең Дүртөйледәге «Агыйдел» филиалы тракторчы-машинисты Александр Александрович Байбатыров, «Игенче» җәмгыятенең сыерларны машина белән саву операторы Камалова Регина Әсхәт кызы, Киров исемендәге токымчылык заводы механизаторы Ног- манов Рәвис Фидай улы, «Вәлиев» токым­чылык заводы водителе Сәрвәров Әнәс Низаметдин улы, «Ленин» токымчылык заводы водителе Фазылов Айдар Мэлс улы, «Россия» токымчылык заводының баш бухгалтеры Фазлыева Лиза Мәхмүт кызы, «Еникеев» җәмгыяте тракторчысы Фатыйхов Сәгыйть Рәфил улы, «Ле­нин» токымчылык заводы тракторчысы Шәйхетдинов Фәрид Габделхак улы; Иске Баеш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хәмиев Илдус Илфир улы, Иске Яндыз авыл Советы авыл биләмәсе баш­лыгы Гәләүов Рәфит Халит улы, Суккул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ямаев Радик Рифкат улына Башкорт­стан Республикасының Почет грамотасы тапшырылды.

Киров исемендәге токымчылык заводының баш агрономы Ганиев Рамил Тимерҗан улы, «Еникеев» җәмгыятенең баш агрономы Гыйльметдинов Ирек

Әбүзәр улы Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатыналаекбулды.«Победа»токымчылык заводыныңэлеккеҗитәкчесе Гыйльфанов Рифгать Фәнил улына РФ Агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзлары Үзәк комитетының Почет грамотасы бирелде. Бишенче урта мәктәп укытучысы Гомәрова Гөлнара Владик кызы - БР Мәгариф министрлыгы Почет грамотасы белән, «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Сәетов Роберт Шәехзадә улы, шулай ук «2018 елда хезмәт шартларын һәм хәвефсезлеген иң яхшы оештыру» номинациясендә «Игенче» җәмгыяте - БР Профсоюзлар федерациясе дипломы һәм кубогы; крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ахунов Флүр Нурихан улы, «Ленин» токымчылык заводы тракторчысы Вәлиев Фидан Фәнил улы, «Горшков» токымчылык заводы механизаторы Губаев Станислав Алексеевич, «Калинин» җәмгыяте механизаторы Гыйлемханов Альберт Мирзаһит улы, «Старт» авыл хуҗалыгы кулланучы, эшкәртүче, тәэмин итү-сатучы кооперативы механизаторы Изибаев Артем Андреевич, «Чишмә» токымчылык заводының склад мөдире Кәшфуллин Азат Мәрһәметдин улы, «Уңыш» токымчы-лык заводы водителе Садретдинов Данис Насретдин улы, «Әсән» җәмгыяте тракторчысы Сөләйманов Фәһим Харис улы, «Вәлиев» токымчылык заводы тракторчысы Сәгадиев Алмаз Роберт улы. "Победа" токымчылык заводы механизаторы Шәңгәрәев Флүр Нияз улы, "Дүртөйле" дәүләт сорт сынау участогы тракторчы­сы Ягафаров Раил Тәбрис улы район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

«Еникеев» җәмгыяте механизато­ры Гыйлемханов Рәмзил Флүр улына, «Победа» токымчылык заводы меха­низаторы Галиәкбәров Финат Фәнәви улына, «Уңыш» токымчылык заводы механизаторы Зарипов Ансар Маис улына, «Чишмә» токымчылык заводы механизаторы Саматов Айдар Фаиз улына, «Танып» җәмгыяте механизаторы Фәррахов Таһир Айрат улына БР Корыл­тай депутаты Рамил Бәхтизин исеменнән акчалата премияләр тапшырылды.

«Россия» токымчылык заводы трак­торчысы Әхмәдуллин Радик Мәгъдән улына, «Вәлиев» токымчылык заводы тракторчысы Басыйров Рамил Равил улына, «Игенче» токымчылык заводы тракторчысы Гәрәев Тимур Хәлил улына район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Язгы чәчү сыйфаты һәм авыл хуҗалыгы культуралары шытымнарының торышы йомгаклары буенча беренче дәрәҗә диплом һәм акчалата премия «Ленин» токымчылык заводына бирелде, икенче дәрәҗә дипломга - «Вәлиев» токымчылык заводы, өченче дәрәҗә дипломга «Ени­кеев» токымчылык заводы лаек булды.

Шулай ук бәйрәм майданында район авыллары биләмәләрен төзекләндерү бу­енча конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр: беренче урын Миядек авыл Советына, икенче урын Иске Баеш, өченче урын Мәскәү авыл Советларына бирелде.

Бу конкурслар йомгаклары буенча дипломнар белән генә түгел, ә җиңел автомобильләр белән бүләкләнү Суккул һәм Миядек авыл Советлары хакимиятләре өчен күңелле сюрприз булды.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, җитезлектә, елгырлыкта ярышу буенча халык уеннары башланды. Анда теләгән һәркем катнаша алды. Дүртөйлеләрнең Сабантуй шатлыгын бүлешергә килгән барлык дуслары чиксез энергия һәм рух күтәренкелеге алула­рына, күңелле ял итүләренә шигебез юк. Безнең якташларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмне оештыручылар аларга күңел ачу өчен бик күп халык уеннары әзерләгән.




Бер генә Сабантуй да милли бәйрәмнеңтөпуеннарының берсе - көрәштән башка узмый. Билбау ярдәмендә бер- берсен җирдән күтәреп алып ар­касына егып салырга тырышучы ике көрәшче алышы ул. Әмма, профессиональ көрәш буларак, аның үз кагыйдәләре бар. Шуңа күрә спортчылар очколар алырга мөмкин булган көрәш ысуллары да исәпкә алына. Җиңүчегә батыр исеме бирелә. Аңа төп приз - тәкә тапшырыла.

Борынгыдан шулай килгән: көрәшне малайлар башлап җибәрә, яшүсмерләр дәвам итә, аннары алышка чын батырлар керә. Вакыт - агымсудай, бәйрәмнәр үзгәрешләр кичерә. Көрәш спортның професси­ональ төренә әверелгәннән бирле, ул берничә гәүдә авырлыгы кате­гориясе буенча үткәрелә.

Элекке еллардагы кебек, алыш мавыктыргыч, кызу барды, түгәрәкне уратып алган җанатарлар да күп иде. Спортчылар арасында узган еллар сабан бәйрәменнән та­нылган исемнәр күп булды. Аларның берсе Станислав Гулимов, ул 65 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә җиңү яулады.
75 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә - Шамил Зарипов, 85 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә - Галим Сакаев, 85 килограммнан ар­тык гәүдә авырлыгы категориясендә Яша Зурнаджян батыр исеменә лаек булды.
Сабантуй кунакларны ихлас ка­бул итә. Моңа кадәр тәкәне еш кына актанышлылар алып китә иде. Быел күрше Илеш районыннан Урал Зиннәтуллин җиңүче булды. Көрәшнең абсолют чемпионы - Шамил Зарипов.


Ат-спорт ярышлары алдыннан дефиле булды. Урындагы токымлы атлар «Аргамак» ат-спорт комплексының яшь тәрбияләнүчеләре Камилла Рәхимова (4 нче мәктәп, 7 сыйныф), Элиза Гатауллина (2 нче лицей, 8 сыйныф), Илназ Галләмов (4 нче мәктәп, 8 сыйныф) һәм практикант Артур Моратов (Воронеж өлкәсеннән җайдаклар мәктәбе студенты) йөртүендә трибуналар алдында «биеде».

1600 метр дистанциядәге берен - че заездда ике яшьлек юртаклар ярышты. «Еникеев» хуҗалыгына караган, Альберт Галәветдинов идарә иткән Харизма кушамат­лы туры бия алдынгылык яулады. Аның артыннан финишка Арабика («Ленин» хуҗалыгы, җайдагы - Ильяс Нәсибуллин) килде, Млечный путь кушаматлы айгыр («Горш­ков» җәмгыяте, җайдагы - Ирина Мәхмүтова) өченче булды.

Урындагы чабышкыларның беренче узышында (2400 метр) «Игенче» җәмгыятенә караган Буян җиңүгә иреште (җайдаг - Радмир Шәяхмәтов). Чижик («Вәлиев» җәмгыяте, җайдагы - Илнар Миңнемөхәммәтов) - икен­че, Пиранья («Чишмә» җәмгыяте, җайдагы - Виктория Коземаслова) өченче килде.

«Ленин» хуҗалыгының Падишах токымлы аты икенче ел рәттән үз төркемендә алдынгылык яулый. Юртак токымлы атлар заездының тәүге параллелендә ул иң яхшы ел­гырлык күрсәтте (җайдагы - Илшат Мәхмүтов). Фламинго кушаматлы җирән айгыр («Вепрь» җәмгыяте, җайдагы - Ринат Әминев) - икен­че, Казачка («Калинин» җәмгыяте, җайдагы - Давид Мумбер) өченче килде. Икенче параллельдә иң яхшы вакытны «Еникеев» хуҗалыгының кара биясе Фай-фи күрсәтте (җайдагы - Альберт Галәветдинов), Герцогиня («Чишмә» җәмгыяте, җайдагы Давид Мумбер) - икенче, Илнур Фәрвазев идарә иткән Тальк («Россия» җәмгыяте) өченче булды.

Урындагы чабышкыларның икен­че узышында икенче түгәрәктә ярышташларын узып, Киров хуҗалыгының Брелогы (җайдагы Виктория Коземаслова) беренчелек яулады, Ласточка кушаматлы айгыр («Вәлиев» җәмгыяте, җайдагы - Илнур Шаһиев) - икенче, Юлдузка («Россия» җәмгыяте, җайдагы - Ин- зел Сәхипов) өченче килде.

Ярымтокымлы атлар чабышын­да дистанция 2400 метр тәшкил итә. Биредә «Ленин» хуҗалыгына караган, Риман Ханов идарә иткән Хрипона алдынгылык яулады, Силь­ва («Россия» җәмгыяте, җайдагы

- Альмир Газизов) икенче килде, өченче урын Гердага («Вәлиев» җәмгыяте, җайдагы - Дильфас Нурлыев) бирелде.

Иң соңыннан дүрт яшьлек һәм аннан өлкәнрәк юртаклар ярышты. Барлык заезд дәвамында Хар­тум («Игенче» җәмгыяте, җайдагы -Ильяс Нәсибуллин) алдынгы бул­ды, финишта да ул үз позицияләрен бирмәде. «Россия» җәмгыятенә караган, Ирина Мәхмүтова идарә иткән Плазма кушаматлы туры бия икенче килде. Җиңүчеләр өчлеген Магия («Горшков» җәмгыяте, җайдагы - Илшат Мәхмүтов) йом­гаклады.


Күпләр мәйданга сабантуй уеннарын карау өчен килә. Алар быел, башка еллардагыдан аермалы буларак, ат чабышлары белән бер үк вакытта башланып китте. Шулай булуга карамастан елгырлыкта, мәргәнлектә, батырлыкта көч сынашырга теләүчеләр җитәрлек булды. Ә үз талантыңны һәм сәләтеңне волейболдан башлап катык салынган тастан тәңкә эзләүгә кадәр күрсәтергә була иде. Төрле уен кирәк-яраклары урнаштырылган унбиштән артык мәйданчык әзерләнде, аларның һәркайсында диярлек чиратлар тезелде.

«Вәт әй, балаларны сөендерергә менә тулы бер пакет приз җыйдык», - дип үз «табышын» күрсәтте миңа бер танышым, чираттагы ярышта чираттагы

призны яуларга әзерләнгәндә.

Ә иң катлаулы дисцип­линаларның берсе - туры баганага менә алган егет өчен барысының да ничек борчылганын күрсәгез икән! Кемнәрдер аны: «Әйдә, әйдә!» - дип кычкырып дәртләндерде, ә туры баганага якын килергә дә кыймаган кайбер «спорт теоре­ тиклары» егетнең дөрес тактика сайлау-сайламавы турында һавалы гына фикер алышты. Ә ул барыбер үз биеклеген яулауга иреште һәм андагы бер призны җиргә ташлады.

Иң мөһиме - яшь зурлыгына ташлама ясамый гына, халык уен­нарында күңел ачкан кешеләрнең тәэссоратлары һәм хатирәләре.



Репортажны В. КАШАПОВА, И. ТИМЕРХАНОВ, Р. ӘХМӘТНУРОВА, А. ГАЙФУЛЛИНА алып барды.








Читайте нас: