Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2019, 02:00

Чишмә юлын үлән басмый

Тау астындагы ташлардан бәреп чыккан чишмә яныннан Букал күленә илтүче сукмак үтә.

- Шуннан без су коенырга йөри идек, - дип сөйли Яңа Кәңгеш авылыннан, хәзерге вакыт­та “Газпром” каравыл идарәсендә эшләүче Ирек Гәрәев. - Юл уңаенда чишмәдән су алып, сусынны баса идек. Аны Хәкимә әби карап тора иде. Кружка урынына консерв банкасы булды. Әгәр ул югалса, Хәкимә әби яңасын китереп куйды. Кышын, ярга су сибеп, тау ясыйбыз да, шуабыз.

Чишмә өстендә чыршы һәм каен үсә. Чыршыны Әсләм Муллаянов, каенны Ирекнең әтисе Әнәс Гәрәев утырткан булган. Хәкимә әби бакыйлыкка күчкәч, чишмәне алар карап торган. Чишмәгә кайчандыр бура төшерелгән була, анда су чип-чиста килеш торган. Янәшәдә зур гына яссы таш яткан, чиләкләрне шунда куйганнар. Бура черегәч, аны тимер савыт алыштырган. Вакыт үтә. Инде Әсләм ага да, Әнәс ага да исән түгел. Чишмә таш­ландык хәлгә кала. Су икенче юл ала. Чишмә янындагы ташны да туфрак каплый.

Май башында Идел буе төбәкара каравыл идарәсенең “Газпром” җәмгыятефилиалының Дүртөйле каравыл бүлеге начальнигы Ри­шат Бакиров җитәкчелегендә отряд шушы чишмәне яңартырга карар итә. 15 ир-егеттән торган десант кулланылган покрышкалар белән ярны ныгыта, каптаж корылмасын яңарта, су савытка керерлек итеп, чишмәнең юлын бора. Ул хәзер, челтерәп, торба аша агып чыга һәм отряд казыган чокыр буйлап, аска сазлыкка китә. Өстә зәңгәр капкач барлыкка килгән, аннан коедан алган кебек су алырга мөмкин. Сукмакның ике ягы буйлап та агачлар утыртканнар. Бу эштән авыл халкы да читтә калмаган: бер көн үтүгә биредә алар утыртып, су сибеп куйган янә берничә агач барлыкка килгән.

- Хәкимә әби - минем туганым, бик шәп атлап йөри иде, - дип сөйли Әсләм Муллаяновның кызы, Кәңгеш лесничествосының элекке лесничие Асия Закирова. - Шәп тә йөри, эшен дә матур итеп эшләп куя иде.

һәм нәкъ шуның өчен дә аны Чәүкә дигәннәр.

Тик чишмәне кушаматы белән түгел, бәлки аның исеме белән Хәкимә чишмәсе дип атаганнар.

Элек чишмәләр күп булган, тик авыл җирендә интенсив хуҗалык эшчәнлегеелларында аларның күбесе юкка чыккан.

Чишмә ярыйсы күп сулы. Аның өстендә урнашкан урам әлеге чишмәне туендыручы шул ук җир асты сулары юлында утырадыр. Шундый ук яхшы сыйфатлы эчәр суны авыл кешеләре 25-30 метрга скважина бораулап, ташлы өч катламны үтеп, чыгара.



Читайте нас: