Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 02:00

Гасырлык чикне узган

«Ул күңелле табыннар­ны, кунакларны һәрчак ярата», - диләр күптән түгел үзенең гасырлык юбилеен билгеләүче Рәйсә Әхмәдуллинаның кызлары. Истәлекле го­мер бәйрәмендә дә ул «Чакырылган кешеләрне көтеп арымадыңмы, ятып, ял итеп аласың килми­ме?» дигән сорауга: «Әллә андыйдан арыйлармы, барысының да җыелуына, өйдә кунаклар булуына сөенеп утырам», - дип җавап бирде.

Әбекәй быел районда тәүге л әрдән бул ып гасы р лы к чикне узган. Янә шундый ике кеше бар. Русиянеңяңатарихындагы барлык хәл-вакыйгаларның шаһитын, тра­диция буенча, әлбәттә инде, туган көнендә рәсми кешеләр - район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Күккуян авыл биләмәсе башлы­гы вазифаларын башкаручы Хәлил Хаҗиев котлады. Район җитәкчесе әбигә Русия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү открыткасын һәм чәчәк гөлләмәсе тапшырды.

Юбиляр 1919 елның май ахы­рында Урманасты авылындагы ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне - 4 сыйныф тәмамлый һәм күмәк хуҗалык фер­масына эшкә бара. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда аңа, күп кызлар кебек үк, разнарядка буенча, урман егарга да, торф яткылыкларында бил бөгәргә дә туры килгән.

1945 елның азагында күрше Күккуян авылы егете Әхмәтзыяга кияүгә чыга, аның белән 50 ел гомер кичерәләр, өч кызларын тәрбияләп үстереп, аякка бастыра­лар. Рәйсә апа гомер буе колхозда төрле эштә эшли - басуда чөгендер, мәк эшкәртә һәм һәрвакыт алдынгы­лар исәбендә була. Янәул берничә ел дәвамында төзүчеләр бригадасы өчен икмәк пешерә. Кул эшләренә дә оста була - үз кызларына гына түгел, авылдашлары өчен дә бәйли, тегә. 1974 елда пенсиягә чыккач та күмәк хуҗалыкта берничә ел хезмәт сала.

Ул һәрчак күтәренке күңелле, тормышка яхшы карашта булуы белән аерылып тора, бәлки, шуңа быел 100 еллык туган көнен билге­лидер әле. Оптимистлар озак яши, дип юкка әйтмиләр ич.

Тормыш сөючән Рәйсә Әхмә- дуллина, балалары әйтүенчә, үзенең гомер бәйрәмен гаиләсе белән билгеләгән вакытта, аны һәрчак: «Киләсе туган көнгә кадәр яшәргә язсын», - дип тәмамлый икән. Бу юлы да картлык, тормыштан ялку турында бер генә сүз дә ыч­кындырмады. Тикякыннары белән бергәләп төшкән фотосурәтләрдә үзен бөтенләй ошатмады. Телефон экранына карагач: «Нигәдер мин бик карт күренәм», - дип елмайды. Һәм бу йөз яшьтә. Әйткәндәй, ул күзлексез бик яхшы күрә, яхшы ишетә дә. Юбиляр, балалары янына күчеп китүдән катгый баш тартып, үз йортында ялгызы го­мер итә. Шушы авылда яшәгән ике кызы көн саен аның янына килә, йорт эшләрен башкарырга булыша. Әбекәй дөньядагы хәл- вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырыша, күпьеллык гадәт буенча, радио тыңлый.

Юбилярны йөзенче туган көне белән котларга ике турунының берсе килгән иде, бу шатлык түгел мени?!



Читайте нас: