Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 02:00

Алтын «яшьләр»

“Башта, татарларга хас булган­ча, токмач кисә белүен тикшереп карадым, шуннан соң гына аңа өйләндем”, - дип шаяртты Фида­ил Солтан улы, мәхәббәт тарихын сөйләгәндә. Ә быел үзләренең алтын туйларын билгеләүче Хәлимовлар, элек ил составындагы союздаш республикаларның берсе булган Казахстанда танышып, гаилә корганнар. Бу үткән гасырның алт­мышынчы елларында була. Анда бөтен Союздан яшьләр, ул чак­та әйтүләренчә, чирәм җирләрне күтәрергә барган. 1996 елда безнең шәһәргә күчеп килгән гаилә анда яшәгән елларын җылылык һәм сагыну белән искә ала. “Без Ку- станайда төрле милләт кешеләре үзара дус, тату булып, ярдәмләшеп, бик матур яшәдек”, - диләр алар. Ике балалары шунда туган, шунда үскән, хәзер инде өч оныкларына сөенеп яшиләр. Безнең шәһәргә алар Зарима Нәҗип кызының ту­ган ягы буларак кайткан, дисәк тә ярый, ә ире - күрше Татарстан Республикасыннан. Фидаил Солтан улы биредә нефть һәм газ чыгару идарәсенең технологиктранспорт идарәсендә дә 10 ел водитель булып эшләгән, “Хезмәт ветера­ны” дигән мактаулы исемгә алек. Гаилә шатлыгынуртаклашырга әлеге предприятие вәкиле килүе исә аны онытмаулары турында сөйли. Зарима Нәҗип кызының шәфкать туташы сыйфатында 30 ел хезмәт стажы бар. Хәлимовларны котларга рәсми вәкилләр килгән көнне, мон­нан 50 ел элек туйларында шаһит булган ахирәте дә алар янында иде. Алар бүген дә янәшә һәм дус булып яшиләр.

Хәлимовлар якыннары һәм рәсми кешеләр белән.

Традиция буенча, ул көнне ЗАГС бүлеге мөдире Эльза Садрыева һәм хатын-кызлар советы рәисе Ләлә Галләмова гаилә корып бергә яшәүләренең 50 еллыгын бәйрәм итүче янә ике пар янында булды. Җылы тәбрикләү сүзләре белән алар республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Хаклы ялга киткәнче, Мөҗәһит Галәветдин улы Галәветдиновның 45 ел хезмәт стажы була. Ул күп еллар районның нефть чыга­ру предприятиесендә эшләгән. Истәлекле бәйрәмнәре белән кот­ларга, әлбәттә инде, нефть һәм газ чыгару идарәсе вәкилләре бүләкләр белән килгән иде. Рәүфинә Мәгънәви кызы да хезмәт ветераны, ул 33 ел производство комбинатында эшләгән. Өч бала үстереп, олы тормышка чыгар­ганнар, хәзер инде җиде оныкла­рын тәрбияләүдә ярдәмләшәләр. Юбилярларның танышу тарихы, күпләр өчен гадәти дияргә мөмкин - ул елларда авыл клубындагы “кичке уенда”да танышалар. “Ә никахны һәм беренче баланы ЗАГС бүлегендә бер көнне теркәдек, аңа кадәр вакыт җитмәгәндер инде, шуңа да чынында без инде 51 ел бергә”, - дип сөйли алар. “Минем ирем әйбәт кеше, беркайчан да спиртлы эчемлекләр белән мавык- мады, тәмәкене бөтенләй тартмады. Без һәрвакыт тату яшәдек, тагын бер гомер бирелсә, мин барыбер аның белән гомер итәр идем”. Рәүфинә апа ире турында менә шундый җылы сүзләр әйтте.


50 һәм янә 1 ел бергә мәхәббәттә яши Галәветдиновлар.


Гәлиуллиннар гаиләсе яңа йортларның берсендә фатир са­тып алып, күп еллар инде биредә яшәгән кызларына якынрак булыр өчен, Октябрьский шәһәреннән безнең шәһәргә күчеп килгән. Гаилә башлыгы Замил Солтан улы халык хуҗалыгының төрле тармакларын­да, нигездә нефть сәнәгатендә эшләгән. Заманында ул башта нефть техникумында, аннары нефть институтының кичке бүлегендә укы­ган. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә. Хатыны Альфира Шакир кызы гомере буена диярлек түбән вольтлы заводта ОТК контролеры булган, аның да хезмәт стажы 36 ел­дан артып китә. “Ул минем беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем”, - дип, жылы сүзләр генә әйтте ханым ире турында. Бәхетле гаиләдә ике кыз үскән. Картәти һәм картәниләрен сөендереп өч оныклары үсә.

Шундый гаиләләрдә булганнан соң, “Бөтен бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаган...” дип язган рус классигы Лев Толстойның хаклы булуына янә бер инанасың.


Галиуллиннар безгә Октябрьский шәһәреннән күчеп килгән.







Читайте нас: