Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2019, 02:00

1000 агач утырттылар

Гомумреспублика өмәсендә Күккуян авыл Советына караган авылларда яшәүчеләр актив катнашты. Биләмә башлыгы вазифаларын башкаручы Хәлил Хаҗиевтан алынган мәгълүматлар буенча, 27 апрельдә җыештыру һәм төзекләндерү буенча эшләргә 113 кеше чыккан. Авылларда яшәүчеләр Күккуян һәм Урманасты авыллары арасындагы юл буенда чүпчарны җыйган. Былтыр яңартылган “Яшьлек” чишмәсенең тирә-ягы тәртипкә китерелгән. Уфа-Мәскәү М7 федераль трассасының юл чите дә өмәдә катнашучылар җаваплылыгында иде. Кешеләр шулай ук авылга керү юлының читләрен, аңа параллель урман полосасындагы чүп-чарны җыю белән мәшгуль булды.

Авыл халкы территорияне яшелләндерү эшләре дә башкарды. Күккуян һәм Ивач авылларында, Урманасты авылында чишмә янында 1000 яшь агач үсентеләре утыртылды.


Читайте нас: