Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 02:00

Хәвефле командировка

33 ел элек, 26 апрельдә, Припять шәһәре янында урнашкан Черно­быль атом электр станциясенең дүртенче энергоблогы җимерелә. Ул дәвердә,әлеге авариянең нәтиҗәләрен бетерергә туры килгән чакта, дүртөйлеле Альберт Шәехов та шулкадәр үк яшьтә була.

- Ул вакытта мин «Союзгидроспецстрой» предприятиесендә эшли идем. Таҗикстанда Рогунск гидроэлектростанциясен төзүдә бул­дым. Аннан 34 эшче Чернобыльгә җибәрелде. алар арасында мин дә бар идем, - дип сөйли Альберт Фәйзелгаян улы. 19 майда килеп җиттек. Безнең алга шундый бурыч куел­ды - авария булган блокның төбенә суыту корылмасы урнаштырырга кирәк, чөнки җир асты суларының пычрану хәвефе бар иде. Монда илебезнең бөтен төбәкләреннән диярлек төрле һөнәр вәкилләре дә эшләде. Шахтерлар реактор нигезенең читенә штрек- җайланма тиште һәм шуннан төпне кечкенә участоклар белән ялангачландырды. Без, гидробелгечләр, арматуралаучы каркас урнаштырдык, проммашчылар радиаторлар куйды. Аннары бу участокны бетонладык. Шул рәвешле, реакторның барлык мәйданы астына радиатор-суыткычлар урнаштырыл­ды, алар буйлап су әйләнеп йөрде.

Радиация фоны бик югары булганлыктан, һәр өч сәгать саен алмашып эшләдек киемне шунда ук салдык һәм ул юк ителә иде. Әмма баштагы мәлдә хәтта алынган нурланыш дозасының исәбе дә теркәп барылмады.

Кыюлыкка мондый сынауны барысы да үтә алмый, тиз арада кайтып китүчеләр дә була. Альберт Фәйзелгаян улы шушы чиктән тыш авыр командировканың башыннан азагына кадәр эшли. Аны юкка гына Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләмиләр.

Шунысы гаҗәп, хәтта шундый гадәти булмаган мохиткә килеп эләккәч тә кешеләр, мәсәлән, балык тоту кебек ләззәтле шөгыльдән дә баш тартмаган. Карабалык бик яхшы эләккән, аннары ашнакчылар алардан балык шулпасы әзерләгән. Бу хакта хәтерләгәндә Альберт Шәехов, суның пыч­рануына юл куймас өчен, Припять елгасы буйлап дамба салынуын да билгеләп үтте.

Туган якка кайтканда, Киев шәһәренә килгәч, авария нәтиҗәләрен бетерүче кыю ликвидаторлар ярым бушап калган шәһәрне күрә. Анда яшәүчеләр куркудан үз йортла­рын ташлап китә. Ә менә Альберт Шәехов радиациянең үзәгендә бер айдан артык, ә дөресрәге, 38 көн була...

Чернобыль атом электр станциясендәге авария атом энергетикасының барлык тари­хында, аның нәтиҗәләреннән һәлак булган һәм каза күргән кешеләрнең якынча саны һәм шулай ук китерелгән икътисади зыян буенча да, иң зур авария буларак бәяләнә. Аның нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнаша.


Читайте нас: