Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 02:00

Автобуслар хәрәкәте тергезелә

Бакчачылык сезоны башлану сәбәпле, БР «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе бакчачылык ширкәтләренә сезонлы шәһәр яны марш­рутлары буенча автобуслар хәрәкәтен ача.

Ел саен апрель азагыннан сентябрь ахырынакадәр сезонлы 65 бакча марш­рутлары хезмәтләндерелә. Дәүләт автопредприятиесе мәгълүматлары буенча, аларның озынлыгы төрлечә, Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама ке­бек шәһәрләрдә бакча челтәрләрен берничә маршрут хезмәтләндерә.

Барлык маршрутлар - да да гражданнарның аерым категорияләренә шәһәр транспортын­да юл йөрүне льготалы тариф буенча түләргә мөмкинлек бирүче бердәм социаль юл йөрү билеты - транспорт кушымтасы гамәлдә.

«Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе генераль директо­ры урынбасары күрсәтмәсе буенча, Дүртөйле автотранспорт предпри­ятиесе 27 апрельдән бакча маршруты буенча (шәһәр режимында) автобуслар хәрәкәтен ача. «Район үзәк дәваханәсе - коллектив бакчалар» бакчага юллану рейсы 9.00., 10.00., 11.00., 15.30., 17.30. сәгатьләрдә, бакчадан кайту - 09.30., 10.30., 11.30., 16.00.,18.00. сәгатьләрдә көн дә башкарылачак.



Читайте нас: