Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2019, 02:00

Күркәм традицияләрне тергезергә

Урманда кар әле бөтенләй эреп бетмәгән, әмма акланнарда тере сары таплар ялтырый: язның беренче чәчәкләренә кунган күбәләкләр алар - өч еллык чыршыларны казып алу өчен иң ку­лай вакыт. Эллипсоид формасындагы Кәңгеш питомнигыннан себер чыршылары озакламый республика буенча гына түгел, Русия буйлап та таралачак.

Атап әйткәндә, Илеш һәм Дүртөйле районнары буен­ча электән агачлар киселгән мәйданнарга утыртылачак, ихтыяҗ буенча авыл Советларына бүленәчәк, ун мең иң яхшы үсентеләр биредән, «Яшел Башкортстан» акциясе чикләрендә, республика шәһәрләрен яшелләндерүгә озатылачак, өчьеллык чыршыларны Златоустта һәм башка тарафларда да көтәләр.

Алар әлегә бик бәләкәй - 15-20 сантиметр озынлыкта гына, ләкин, белгечләр исәпләвенчә, нәкъ шул яшьтә күчереп йөртү һәм күчереп утыртуны җиңел кичерәләр. Бүгенге көндә аларны йөзәр данәдән торган бәйләмнәргә җыяләр һәм тамырларын җиргә күмеп куялар. Хәзер үсентеләр яңа урманга яисә ерак шәһәргә юллану сәгатен көтәчәк.

Сабый-чыршыларга утырткан вакыттан алып өч ел дәвамында җентекле тәрбия - рәт араларын эшкәртү, гөмбә авыруларына, күгәреккә һәм башка чирләргә каршы пре­паратлар куллану таләп ителә.

- Мондый питомникларны балалар бакчасы, ясле белән чагыштырырга мөмкин. Бу эш зур чыгымнар сарыф итә һәм күп хезмәт сала торган булса да, ансыз киләчәк юк, - ди Илеш һәм Дүртөйле районнары биләмәләрендә эшләп килгән БР «Илеш урман хуҗалыгы» ДАУ директоры Фидрат Якупов.

Үсентеләрне казып алганнан соң җир бер ел дәвамында ял итәчәк, яңа чыршыларны чәчү май аенда бүтән урында башкарылачак.

- Март аенда республика башлыгы вазифаларын ва­кытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә узган Урман форумында һәр районда мәктәп лесничестволарын булдыру турында карар кабул ителде, - дип өсти БР «Дүртөйле районында лесничестволар белән идарә итү» ДКУ бүлеге начальнигы Назыйф Мансуров. - Гомумән, бу - яхшы онытылган элекке нәрсә. Әңгәсәк мәктәбендә мондый лесничество күп еллар буена нәтиҗәле эшләде. Балалар урманның нәрсә икәнлеген һәм аны ничек сакларга мөмкин булуын гамәлдә аңлаячак.



Читайте нас: