Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 02:00

Үз торагың - туган авылда

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов авыл җирендә яшәүче, “БР буенча 2019 елга “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” Дәүләт программасының “Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы авыл биләмәләрен ышанычлыүстерү” программасы кысаларында гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча чараларда катнашкан яшь гаиләләргә акчалата сертификатлар тапшырды.

Бәхетле сертификат ияләре: “Ленин” токымчылык заводы тракторчысы Александр Максимов, “Вәлиев” то­кымчылык заводының машина белән сыер саву операторы Руфина Аширова, “Ленин” токымчылык заводы инженеры Илшат Сәлихов, “Чишмә” токымчылык заводының баш инженеры Рөстәм Асанов, “Горшков” токымчылык заводы тер­лекчесе Дим Валишин, Әңгәсәк участок дәваханәсе шәфкать туташы Юстина Шангареева, Әсән фельдшер-акушерлык пунктының патронаж шәфкать туташы Рәзилә Шафикова.

Риф Сәгъдәтулла улы аларны гаилә бюджеты өчен шундый саллы акчалата ярдәм алу белән котлады һәм йортла­рында һәрчак бәхет булуын,балаларның шат тавышлары яңгырап торуын теләде.



Читайте нас: