Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 02:00

Йөрәкләребез моңы

Безнең шәһәр Русия Федера­циясе Президенты грантына гамәлгә ашырылучы “Балалар- балаларга: йөрәкләребез моңы” Владимир Спиваков Фондының республика хәрия проектында катнашучыларның алтынчысы булды.

Аның максаты - талантлы балаларны һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау. Әйдәүче педагоглар түләүсез мастер- класслар бирә, ә сәләтле яшь музыкант­лар республикадагы приютларда, балалар йортларында һәм дәваханәләрдә чыгыш ясый. Владимир Спиваковның Башкортстан Республикасында талантларны һәм һөнәри осталыкны үстерүгә булышлык итүче хәйрия фонды директоры - Артур Назиуллин.

Концерт программасы район үзәк дәваханәсендә башланды. Савыгып килүчеләргә һәм медицина персоналына аны фонд стипендиатлары Самира Алиул- лина (пианино), Мария Моторина (скрип­ка), Дарья Кириллова (флейта), Никита Бережнев(баян) һәм Даян Динәхмәтов (вио­лончель) тәкъдим итте. Яшь талантлар чыгыш­лары белән Башкортстанның һәм Русиянең төрле төбәкләреннән, Уфада укыйлар һәм яшиләр. Унөч яшьлек Даян - якташыбыз.

- Мондый проектта катнашу минем өчен, тәү чиратта, яңа тәҗрибә, яңа танышлар, белем. Туган сәхнәдә чыгыш ясау бик дул­кынландыра, - диде үсмер егет.

Сәнгать мәктәбендә Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Рәссамнар Союзы һәм Дизайнерлар Союзы әгъзасы Раушания Бәдретдинова портрет ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар берсен-берсе сурәткә төшерде, пропорцияләрне күрергә өйрәнде, әлеге жанрның нечкәлекләренә һәм серләренә төшенде. Раушания Мосавир кызы мәктәптә күргәзмәгә куелган эшләргә югары бәя бирде, шулай ук мастер-класста катнашучыларның кул осталыгын билгеләде. «Хәзинә» Хәйрия һәм мәдәни програм­малар үзәге» Башкортстан республика җәмәгать оешмасы рәисе Ләлә Мөкьминова белән берлектәге проект үткәрү турында килештеләр.

Башкаланың тәҗрибәле педагоглары баянчы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшчәне Миңневәли Сафин һәм альтчы, БР халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Гөлнара Назиуллина музыка мәктәбе укучы­лары алдында үз осталыкларының серләре белән бүлеште.

- Благовещен шәһәрендә старт алган проект кысаларында без республиканың һәм күрше өлкәләрнең егермедән артык шәһәрендә булуны планлаштырабыз. Ар­тистлар төрле пландагы чыгышлар әзерләде, язгы кәеф бүләк итәсебез бик килә, - дип сөйли хәйрия фонды директоры урынбасары Владимир Амиров.

Социаль приютта дәвам иткән чаралар­да, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының хатыны Каринэ Хәбирова, шулай ук сенатор, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урын­басары Лилия Гомәрова катнашты. Каринэ Владимировнабалалар, педагоглар белән тыгыз аралашты, Раушания Бәдретдинованың рәсем төшерү буенча мастер-классында катнашты: тәрбияләнүче кызга картинасын эшләп бетерергә булышты. Ул балаларга «Эксмо-АСТ» һәм Русия Китап берлеге комитеты ярдәме белән оештырылган “Китаплар-балаларга” Бөтенрусия акциясе кысаларында адвокат Павел Астахов Баш- кортстанга китергән китапларны тапшырды.

- Шунысы куанычлы, балалар белән шөгыльләнәләр, аларның сәләтен ачу өчен зур тырышлык салалар. Бу исә үсеш өчен мөһим шартларның берсе, - дип билгеләде Каринэ Хәбирова.

Лилия Гомәрова проектка тәү тапкыр кушылган:

- Бөек маэстро һәм якташыбызның хәйрия фонды икенче ел рәттән грант яулый. Без күптәннән һәм тыгыз элемтәдә эшлибез. Бик озаклап лекцияләр укырга, үгет-нәсыйхәт бирергә мөмкин. Ә чынында берни уйлап чы­гарасы юк. Үзеңнең вакытың һәм күңел җылың белән бүлешү җитә. Чөнки мәрхәмәтлелек һәм гармониянең бүгенге гаҗәеп мохитен берни белән дә алыштырып булмый.

Очрашу, приютта тәрбияләнүчеләр һәм педагогларның Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлап әзерләгән концерты белән, ә чара үзе - балалар музыка мәктәбендә зур хәйрия концерты белән тәмамланды.



Читайте нас: