Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2019, 02:00

Власть белән халык арасында күпер

Авылларда яшәүчеләр белән чираттагы очрашулар Тумырҗа, Суккул һәм Мәскәү авыл биләмәләрендә үтте. Аларның беренче өлешен мәгълүмати дип атарга мөмкин булыр иде. Җыеннарның икенче өлешендә халыкны тыңладылар, чыгышлар кайчак эмоциональ төс тә алды. Аларның үзләре яшәгән авыллар буенча теге яки бу мөһим про­блемаларга битараф булмаулары сизелеп тора.

СУ - ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ

Эчәр су проблемасы нигездә һәркайда, шул исәптән, безнең районда да, алгы план­га чыкты. Монда исә, һичшиксез, экологик балансны бозып, тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясаучы кеше үзе төп рольне уйный. һәм соңыннан үзе үк санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә яраксыз суны эчәр өчен фай­даланырга мәҗбүр. Әлегә артезиан катлам­нарга борауланган скважиналар ярдәм итә.

Тик бу дә кыйммәткә төшә. Гражданнар җыеннары йомгаклары буенча, район ха­кимияте Әңгәсәк авылында эчәр су про­блемасын хәл итү мәсьәләсен карый,бу исә дистә миллион сумнарга төшә. Муниципаль районның проблемалы башка төбәкләре дә контрольгә алынган. Кайбер урыннарда мәсьәләне үз көчләре белән хәл иткәннәр. Тумырҗа авыл Советы хакимияте башлыгы Рәфис Фәтхетдинов Тумырҗа авылында хәлләр торышы турында сөйләде. Авыл биләмәсендә мөһим булган яңа суэтем башняларыннан суүткәргеч челтәрләре сузу эше тәмамлану алдында. Хезмәтләндерүче оешманы билгеләү өчен “Башмелиоводхоз” җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барыла.

Сүз шулай ук чишмәләр, гидротехник корылмалар, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар, мобиль элемтә про­блемалары, юллар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, урамнарны яшелләндерү, шулай ук авыл бәйрәмнәре турында да барды.

ХУҖАЛЫК НЫКЛЫ БУЛСА - АВЫЛ ДА НЫКЛЫ

Авыл биләмәсенең социаль-икътисади хәле турында сөйләгәндә Суккул авыл Со­веты хакимияте башлыгы Радик Ямаев, бөтен учреждениеләр дә кадрлар белән тәэмин ителүен, авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл халкына лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары бирүен билгеләде, авылның яңа микрорайонына газ үткәрү өчен документ­лар әзерләүдә финанс ярдәме өчен район хакимиятенә рәхмәт әйтте.

Җыенда, башка авыл биләмәләрендәге кебек үк, сүз мәдәният учреждениеләре, юллар, урамнарны яктырту, энергия ресурс­ларын исәпләү приборлары турында барды.

Җыен эшендә Ленин исемендәге җәмгыятьнең генераль директоры, рай­он Советы депутаты Альберт Дәүләтбаев катнашты. Ул җитәкләгән авыл хуҗалыгы предприятиесе, районда иң ныклыларның берсе һәм биредә авыл халкының социаль өлкәсенә ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре бар - су белән тәэмин итү объектлары карап тотыла, авыл юллары ремонтлана, аларны кардан тазарту оештырыла, хәзерге ва­кытта керем азлыгыннан авыл клубларына бик килергә ашкынып тормаган эстрада артистларын да чакыралар, чөнки һәркем дә район үзәгенә бара алмый һ.б.

Хуҗалык ныклы булса - авыл да ныклы була диюләре очраклы түгел. Альберт Рафаил улы язгы чәчүгә әзерлек, техника ремонтлау, чәчеләсе орлыклар, ашламалар, фунгицид- лар һәм башкалар турында сөйләде.

Чыгыш ясаучылар предприятиегә ары таба уңышлар теләде.

ПРЕДПРИЯТИЕЛЕ АВЫЛ

Мәскәү авыл Советы хакимияте башлыгы Динар Хөснетдинов үз докладында биләмәдә урнашкан предприятиеләрне санап үтте. Алар арасында эре эш бирүче - магистраль газүткәргечләрнең линия-производство идарәсе бар. Җыен эшендә аның җитәкчесе, район Советы депутаты Нияз Тимерханов та катнашты. Торак-коммуналь хуҗалык эшли. Торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү дәвам итә. Чапкычлы һәм башка инвентарьле «Беларусь» тракторы сатып алынган. Яүбәзе елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер ремонтланган һ.б.

СӘЛАМӘТЛЕК - ИҢ МӨҺИМЕ

Фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре турында күп со­раулар бирелде. Дарулар белән тәэмин итү проблемасы да читтә калмады. Әлеге тема буенча район үзәк дәваханәсе баш табибының оештыру һәм методик эш буенча урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Айрат Рәхмәтуллин чыгыш ясады һәм инди­видуаль әңгәмәләр үткәрде.

ТУГАН ЯК ҖИЛЛӘРЕННӘН РОМАШКА ИСЕ АҢКЫЙ

Юрий Антоновның шундый юллар белән башланган танылган җыры түбәндәгечә дәвам итә: «Үләненә кадәр якын бу җир, Туган якта кояш та нурларын яктырак сибә, Чишмәләрнең көмеш моңы чыңлый». Без барыбыз да үз авылыбызны яратабыз һәм аның барлык: социаль-икътисади, мәдәни һәм рухи тармакларда чәчәк атуын телибез. Проблемалар һәрчак була, заман үзгәрә, аныңбелән бергә кешеләрнеңмәнфәгатьләре дә үзгәрә.

Йомгак ясаганда хакимият башлыгы Риф Йосыпов район потенциалының югары булуын билгеләде. Власть һәм халык проблемаларны тик бергәләп кенә хәл итә ала.
Читайте нас: