Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2019, 02:00

ТАТУЛЫКТА, ТЫНЫЧЛЫКТА ЯШӘРГӘ

КИҢ ФРОНТ БЕЛӘН

Иске Баеш авыл Советы 5 авылдан тора. Территориянең төп производство төбәген“Россия” токымчылык заводы били.

Биредә шулай ук Дүртөйле күппрофильле колледжы филиалы, йорт-интернат бар. Балалар бакчалары, мәктәпләр, табиб амбулаториясе, шәхси кибетләр, пекарня эшли. Эш урыннары 300 дән күбрәк исәпләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 220 ләп сыер тотыла. Халык йортлар төзи, авылларда яшәүчеләргә җир участоклары алганда, йортларга электр һәм газ үткәргәндә ярдәм күрсәтелә.

Яхшы көтүлекләр, печәнлекләр бар. Соңгы елларда урындагы власть, халык һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе ярдәме белән ике мәчет барлыкка килгән, бу исә, һичшиксез, авылларда әхлакый мохитне яхшыртуга булышлык итә. Юлларда ремонт эшләре башкарыла, кышын вакытында кардан тазартыла. Су үткәргечләр тотрыклы эшли, былтыр дүрт авылда насослар алыштырылган. Яңа микрорайонда 1 километрга якын озынлыкта газүткәргеч төзелгән. Урамнарны яктырту камилләштерелә. Мораль яктан искергән лампалар экономиялеләренә алыштырыла. Янга калган акчаны яктырткычлар санын арттыру өчен кулланырга мөмкин булачак.

Авыл биләмәсе урындагы инициати­валарны яклау программасында актив катнаша. Аның ярдәмендә яктыртылган чаңгы трассасы, волейбол һәм футбол мәйданчыклары белән спорт шәһәрчеге төзелгән. Урта мәктәпнең тәрәзәләре алыштырылган. “Бердәм Русия”нең “Ре­аль эшләр” программасы буенча, авыл мәдәният йортының тәрәзәләрен алыш­тыру һәм аның фасадын яңарту, шулай ук урындагы инициативаларны яклау про­граммасы буенча утыргычларны алыштыру планлаштырыла. Авыл халкы “Иң төзек чишмә” һәм “Иң матур авыл” конкурсла­рында җиңеп чыккан.

Болар хакында авыл Советы хакими­яте башлыгы Илдус Хәмиев граждан­нар җыенында сөйләде. Чыгыш ясаучы “чүп реформасы” проблемасын күтәрде. Гамәлдәге чүп түгү урыннары бетереләчәк, каты көнкрүреш калдыкларын контейнер­ларга илтегез, дип мөрәҗәгать итте ул авыл биләмәсендә яшәүчеләргә. Кагыйдәләрне бозарга ярамый, моның өчен штраф салу каралган.


ПИЛОТ ПРОЕКТ

Авыл Советында коммуналь өлкәгә ярдәм бар. Тик нәрсә исәбенә? Авыл хуҗалыгы пред­приятиесе һәм башка оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итү исәбенә. Техника, ягулык со­рап. һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Шуңа да электрик, сантехник, трактор­чы штаты булган торак-коммуналь хуҗалык төзергә карар ителгән, алар суүткәргечләрне, урам яктыру челтәрләрен хезмәтләндерәчәк, территорияләрне төзекләндерәчәк. Авыл җире өчен бу, ихтимал, гадәти дә түгелдер. Тик, кем­дер башларга тиештер ич. Бу исә районда пилот проект буларак эшләнә.

ЭЧКЕЧЕЛЕККӘ - КӨРӘШ! ЯКИ БАШКАЛАР КАЙГЫСЫ БЕЛӘН БАЮЧЫЛАР ТУРЫНДА

Полициянең участок уполномоченные Марат Закиров алкоголизмга каршы көрәш темасын дәвам итте. Үткән елда теркәлгән җинаятьләрнең нигездә барысы да исерек хәлдә кылынган. Сос­тавында спирт булган продуктларны яшерен сатуга каршы көрәш алып барыла.

Аларны сатучылар чит кеше кайгысында кул җылыта. Хәмерне законсыз сату кабатланган очракта җинаять эше каралган.

БӘЛӘКӘЙ ҺӘМ ЗУР АВЫЛЛАРНЫ ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК

Хакимият башлыгы Риф Йосыпов авыл торак пунктларын үстерү кирәклеген ассызыклады. Җыеннарның максаты - проблемаларны өйрәнү һәм аларны үзара аңлашу нигезендә бергәләп хәл итү. Нәрсә мөмкин - урында хәл итәргә, кирәк икән, мәсьәләләрне республика дәрәҗәсенә күтәрергә.

Алкоголизм белән көрәш власть струк­тураларының гына түгел, бөтен халык эше. Яшәү шартлары кайбер күрше-тирә авыллардан югарырак булган мондый авыл биләмәсе «Аек авыл» исеменә дә ирешергә мөмкин.

Сүз шулай ук киләчәктә территорияләрне санитар тазарту буенча айлык, кече бизнес, инвестицияләр һәм язгы чәчү турында да барды.

САФ ЧИШМӘЛӘР

Яңа Уртай авылында яшәүче Зөлфирә Аб­драхманова төбәкнең табигатен искиткеч матур дип атады, ул монда яшәргә кайткач, суны Уфага анализга тапшырган. Лаборантлар аның югары сыйфатлы булуына таң калган. Авыл биләмәсе башлыгы халык белән һәрчак аралаша, аңа теләсә кайсы вакытта телефоннан шалтыратырга яки WhatsApp буенча элемтәгә чыгарга мөмкин. Урамнар үтеп йөрерлек яхшы торышта. Авыл хуҗалыгы предприятиесе киң ассортименттагы сөт һәм ит продуктларын даими тарата. Барысы да яхшы, әмма авылга илтүче юлның торышы борчый, ул капиталь ремонт таләп итә.

КИҢӘЯ БАРГАН ОПТИМИЗАЦИЯ

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең генераль директоры Рәфил Гомәров җентекле әңгәмә өчен кунакларга һәм авыл халкына рәхмәт белдерде. Ул, атап әйткәндә, хуҗалык авыл биләмәсендәге торак пунктларда барысы да яхшы яшәсен өчен тырыша, спорт һәм мәдәният үсешенә булышлык итә, дип билгеләде. Авылдагы артистлар өчен, мәсәлән, 24 пар сәхнә киеме сатып алганнар. Яшьләр авылда кала, кемнәрдер китә һәм кире әйләнеп кайта. Төрле урындагы тормышны белсеннәр һәм чагыштырып карасыннар әйдә. Хуҗалыкта барган оптимизация производствоның яңа төрләре ярдәмендә яңа эш урыннары ачу белән компенсацияләнә. Бәләкәй авылларда кибетләр булмау сәбәпле, күчмә сәүдә оешты­рылган. һәм биредә икътисади табыш турында сүз бармый. Аларда авыр заманнарда хуҗалыкны күтәргән, эш хакының ни икәнен белмичә, хезмәт көненә бил бөккән пенсионерлар яши. Безнең бурыч - дуслыкта, тынычлыкта һәм муллыкта яшәү. Башы 25 нче санда.

СОЦИАЛЬ ПРОБЛЕМАЛАР БУЛГАН, БАР ҺӘМ БУЛАЧАК

Җәмгыять үсә, аның социаль структурасы һәм халыкның таләбе үзгәрә. Законнар да катгыйлана бара. һәр кеше үз статусын күтәрүгә омтыла. Кайчандыр уйга да килмәгән ихтыяҗлар бүгенге көндә үзеннән-үзе аңлаешлыга әверелә. Мәсәлән, хәзерге буынның күз алдында барлыкка килгән интернетны һәм кәрәзле эләмтәне алыйк. һәрбер торак пунктның - үз үзенчәлекләре. Про­блемалар мөмкинлектән чыгып хәл ителәчәк, аеруча алар су белән тәэмин итү, юллар һ.б. кебек күп кабатланган, әмма тормыштагы мөһим проблемаларга кагылганда.

Мондый җыеннар - әһәмиятле кирәклек. Урын­дагы проблемаларны өйрәнмичә, озак сроклы страте гияне төзеп булмый, дип бил геләде үзенең чыгышында хакимият башлыгы Риф Йосыпов.

Урындагы башлангычларны яклау һәм башка программаларда катнашып, авылларның тор­мышын яхшыртырга була.

АШЫГЫЧ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ МАШИНАСЫ

Авылда яшәүчеләр табиб ярдәме турында мәсьәләне күтәрде, аңа район дәваханәсенең баш табибы Иршат Хәйруллин җавап бирде. Дүртөйледәге бала тудыру йорты барлык бәби табучы хатыннарны да кабул итә, кемнәрнең патологияләре һәм бер үк вакытта булган авыру­лары бар, Уфага җибәрелә. Исмаелдагы табиб­лык амбулаториясе эшләячәк. «Ашыгыч ярдәм» станциясе ике яңа машина алды. 2021 елга күчмә ФАП өчен машина сатып алу планлаштырылган.

ҺӘР ЭШТӘ СУСЫЗ...

Василий Лебедев-Кумачның «Ни өчен мин су ташучы?» (Почему я водовоз?) җырын һәркем беләдер, мөгаен. Аның бер куплеты: «В каждом деле без воды И ни туды, и ни сюды», - дигән сүзләр белән тәмамлана. Су проблемасы авыл биләмәсендәге һәр торак пунктка кагыла. Кайда­дыр катылык зур, кайдадыр - аммиак, кайдадыр тимер нормадан артып китә. Ерак Көнчыгышта ил чиген саклап, озак еллар диңгезче булып хезмәт иткәннән соң туган төбәгенә яшәргә кайткан Флүр Закиров, староста буларак, Күчергеч авылын­дагы берничә мәсьәләне, шул исәптән су белән тәэмин итү проблемасын да, күтәрде. Җәй көне авыл дачага әверелә, анда балалар җыела. Әлеге мәсьәләне, шулай ук каты коммуналь калдыклар чыгару проблемасын хәл итү буенча үз фикерен тәҗрибәле хуҗалыкчы, «Речник» җәмгыяте ди­ректоры Мәсабих Зәкиев әйтте.

Илдәге хәлләр аркасында, урындагы хакимиятләргә бәйле булмаган диярлек су белән тәэмин итү проблемалары безнең өскә, кем әйтмешли, ишелеп төште. Аларның бары­сын да берьюлы хәл итү мөмкин түгел. Әлегә, безнең карашка, торак пунктларны эчә торган су белән тәэмин итә алган эшкуарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ҖИТЕМӘК ПРОБЛЕМАЛАРЫ

Җитемәк авылын тормышта иң кирәкле то­варлар белән тәэмин итү мәсьәләсе белән дә эшкуарларга мөрәҗәгать иттеләр. Оптимизация елларында авыл клубсыз, фельдшерлык пунктсыз һәм кибетсез торып калган. Анда яшәүчеләрнең күбесе - өлкән яшьтәге кешеләр.

КАТЫ КОММУНАЛЬ КАЛДЫКЛАРНЫ ЧЫГАРУ

Каты коммуналь калдыкларны чыгару бу­енча квитанцияләр тутыру өчен мәгълүматлар каян алына? Төбәк оператор ЭСКБ - Энергия сатучы компания җирлегеннән файдалана. Квитанцияләр, теркәлгән электр счетчигына бәйле булган рәвештә, лицевой счетка килә.

Узган җыеннар шуны күрсәтә - халык мәсьәләләрне тикшергәндә актив катнаша, кешеләрдән алынган мәгълүмат урындагы кәефләрнең барометры кебек роль уйный.



Читайте нас: