Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 02:00

ЯЗМЫШТАН ЗАРЛАНМАГАН

Шушы көннәрдә район хаки­мияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов торак сатып алуга яки төзүгә янә бер сер­тификат тапшырды. Аның иясе - шәһәребездә яшәүче Раиса Жданова. Аңа хәзер 92 яшь. Шундый озын гомер юлында ул күпне күргән. Әмма, әлбәттә инде, аның өчен иң авыр сынау сугыш һәм сугыштан соңгы еллар була. Тик ул дәвер кешеләре көчле характерлы булулары белән аерылып тора, авырлыклар алдында югалып калмыйлар.

Бөек Ватан сугышы башланганда кыз 8 сыйныфны тәмамлап кына өлгерә. 15 яшендә ул Стәрлетамак станоклар төзү заводында фрезеровщик булып эшли башлый. Ул чакта һәркем ”Барысы да - фронт өчен, барысы да - Җиңү өчен!” дигән лозунг белән эшли. Сугыш тәмамланганчы ул станок артында була, хәрби техника өчен детальләр кырып ясый. Аннары туганнары белән бергә Үзбәкстанга китә, машинистка булып урнаша. Шунда ук булачак ирен, Япон сугышында катнаш­кан егетне очрата. Аның белән бәхетле озын гомер кичерәләр, өч ул һәм бер кыз үстерәләр, балалары, үз чиратында, аларга 9 онык бүләк иткән, хәзер инде 4 оныкчыклары да бар.

Урта Азиядә гаилә 39 ел яши. Раиса Сәхибгәрәй кызы бухгалтер булып та эшли, райбашкарма комитетында гомум бүлекне дә җитәкли. Эш-мәшәкатьләр белән гомер сизелми дә үтә.Үзе пенсиягә чыккач, Ашхабад геофизика институ­тын тәмамлаганнан соң, юллама буенча “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыга­ру идарәсенә җибәрелгән кызы белән Дүртөйлегә күчеп килергә карар итә.

Раиса Сәхибгәрәй кызы әйтүенчә, аның иңнәренә күп сынаулар төшсә дә, ул беркайчан да язмышыннан зарланмаган.





Читайте нас: