Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 02:00

ТОРМЫШ СӨЮЧӘНЛЕГЕН ЮГАЛТМАГАН

Иңнәренә сынаулар җитәрлек төшкән, әмма ул аларны җиңеп чыга алган һәм сау-сәламәт ки­леш диярлек 90 яшькә җиткән. Әкәнәй авылыннан Фәхретдинова Сәвия Гыйлемҗан кызы шушы айның башында үзенең күркәм юбилеен билгеләде. Әбекәй йорт эшләрен әлегә кадәр үзаллы башкара, хәтта икмәк тә пешерә - хәзер ул иркен зур йортта ял­гызы гына яши. Бәрәңгесен дә утырта, яшелчә-җимеш кенә түгел, үз ихатасында бихисап матур чәчәкләр дә үстерә. Шу­нысын әйтергә кирәк,күзлексез укый да. «Ул тирә-юньдә барган хәл-вакыйгалар белән кызыксы­на, гәзит-журналлар алдыра. һәм барысын да үз контроле астында тота», - ди аның балалары. Биана­сы турында сокланып, барыннан да бигрәк, аның килене сөйли. Килешәсездер, бу үзе зур бәһа бит.

Юбилярны тәбрикләргә 5 мартта аның янына якыннары һәм туганнары гына түгел, әбекәйне сөендереп, рәсми кешеләр дә - район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Риф Йосыпов һәм Иске Яндыз авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфит Галәүов килде. Туган көнен бәйрәм итүчегә ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләп, район җитәкчесе аңа ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм чәчәк гөлләмәсе тапшырды.

Бу тәбрикләүләргә Сәвия Фәхретдинова тулысынча лаек. Ул гомере буе авылда хезмәт салган, 40 яшендә тол калып, биш баласын тәрбияләп үстергән һәм аякка бастырган.

Яшь чагында Сәвиягә, ул еллардагы күпчелек авыл кызлары кебек үк, колхоз разнарядкасы буенча Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга барырга - язын һәм җәен анда авыр хезмәт белән шөгыльләнергә, ә кышын җитмәсә туган якта урман хәзерләүдә эшләргә туры килгән. «Торфта» бил бөгүнең, дөрес, бер уңай ягы булган - кызлар анда үзләренә бирнәлек акча эшләгән.

Тракторчы егет Мидхәткә кияүгә чык­каннан соң мәкаләм герое Иске Яндыздан Әкәнәй авылына күчә. Тормыш иптәше дә үзе кебек хезмәт сөючән һәм тырыш була. Гаилә пары күмәк хуҗалыкта эшли, бер-бер артлы балалары туа. Ләкин язмыш Сәвиягә авыр сынау әзерли - ире авариягә эләгеп һәлак була. Әмма хәсрәт чигеп утырырга мөмкинлеге булмый аның, балаларны аякка бастырырга кирәк. Колхоз басуында эшли, янә үзләренең авылында һәм күрше Бишнаратта почта тарата. Үз хуҗалыгында тырышып дөнья көтәргә дә өлгерә - ихатада һәрчак ике сыер. сарыклар һәм кош-корт була. Әбекәй бер-ике ел элек кенә тавык асрамый башлаган. Узган гасырның 70 нче елларында Сәвия Гыйлемҗан кызы үз колхозында иң яхшы сарык йоны алучы була, бер елны йон кыркучылар ара­сында үткәрелгән ярышларда 33 сарыкның йонын алып, беренче урын яулый. «Ул ча­гында мине күлмәк һәм капрон яулык белән бүләкләгәннәр иде», - дип горурланып сөйли әбекәй. Шунысы гаҗәп, Сәвия Гыйлемҗан кызы бер үк вакытта җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба - заманында агитатор була. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем белән бүләкләнүе турында әйтеп торуның кирәге дә юктыр, мөгаен.

Шулай килеп чыга, Сәвия Фәхретдин кы­зына тормыш иптәшенең генә түгел, соңгы еллардатөрлесәбәпләраркасында дөньядан киткән өч улының да үлемен кичерергә туры килгән. Ул шундый авыр кайгыдан да сынма­ган һәм яшәү мәгънәсен югалтмаган - үлгән балаларының берсе салган йортны үрнәкле тәртиптә тотарга тырыша.

Бүгенге көндә әбекәй янына күрше авылда яшәүче кызы еш килеп йөри. Ун оныгы һәм унөч оныкачы да аның өчен күңел юанычы булып тора. Юбилейга, әлбәттә, барлык якыннары җыелган, Төмән өлкәсендә гаиләсе белән яшәүче улы да кайткан. Язмыш авыр­лыкларына карамастан, юбиляр үзен бәхетле дип исәпли һәм тормышны ярата. Әйткәндәй, һәркемгә дә Ходай шулай яшәргә һәм шул яшькә җитәргә насыйп итсен.



Читайте нас: