Юлдаш
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 02:00

СТАРОСТА

Шушы көннәрдә генә район ста­росталары җыелышы үтте. Җәйләү авылыннан Тимерзаһит Хәсәнов та анда катнашты. Аның белән оч­рашуыбыз алдарак булды. Хәер, ул планлаштырылмаган да иде.

Элек ничек иде бит:авылда бөтен нәрсә өчен бригадир җавап бирде. Билгеле, иң элек, аңа басулардагы уңыш өчен, ферма­лардагы савым һәм артым өчен, техниканы чәчүгә әзерләү өчен, бер сүз белән әйткәндә, җитештерү өчен, җаваплылык төште. Тик ул башкарак йөкне дә тартты, анысы да җитди. Кешеләр белән эшләү. Әгәр бизмәнгә салсаң, кайсы як авыррак тартыры да билгесез. Салам җитми икән - аңа киләләр, ат кирәк булса - бригадирга барып баш иясең, кем­дер чирләп китә, ә авыруны район үзәгенә илтергә кирәк - бригадир хәлгә керә. Аңа тәрбия эшен да алып барырга туры килә. Берәрсе гауга куптара икән, шул бригадир тикшерә. Бәхеткә, аларның күбесендә де­путат мандатлары була иде.

Ә хәзер бригадирлар юк. Аңлашыла инде, производство белән шөгыльләнүче бар-рәис, белгечләр. Ә кем һәрвакыт кешеләр белән эшли? Гади авыл кешесенең ихтыяҗларын җитәкчеләр колагына, авыл Советына кем җиткерә? Менә монда инде нәкъ староста фигурасы күз алдына килеп баса. Әлбәттә, ул җәмәгатьче генә. Аның хезмәте өчен акча түләнми. Ул “рәхмәт”кә эшли.

Тимерзаһит Гыйлемхан улы үзенең ничек староста булып китүен хәтерләми дә. Үзеннән- үзе шулай килеп чыга. Хаклы ялга туктагач та, аттан аерылмый. Җигүле транспорт - хуҗалыкта зур ярдәм. Тик Хәсәнов һич кенә дә үз файдасын гына карый торганнардан түгел. Бары тик ул балачактан ук атларны ярата. Сигез сыйныфны тәмамлагач, шул ат аркасында ул хәтта таныклык алырга мәктәпкә дә бармый. Атны документтан өстенрәк күрә.

Ә эш болайрак була. Имтиханнар тәмамлану белән Тимерзаһит конюшняга юллана. Анда ул үз кеше була инде. Көнозын атлар һәм, кече яшьтә булуына карамастан, үзен санлаган зурлар арасында югала. Чөнки кулы эшкә ята, көченнән килгәнчә ярдәмләшә. Ә көче бар. Гәрчә, беренче карашка, озын буй белән аерылып тормаса да, ныкча гәүдәле, эшнең рәтен белә. Еш кына әтисенә ярдәмләшә. Ул каравылчы була.

Күпләр мәктәп тәмамлагач колхозга килә. Бу законлы күренеш, аңлашыла да.

“Ышансаң, йә егетләрнең берәрсе аңардан алда барып җитәр? Күзе төшкән ат та аңа эләкмәс, яңа сбруй да башкага булыр”, - дип уйлый Тимерзаһит һәм ат абзарына илтүче күнегелгән юлга борыла.

Берничә көн үткәч, мәктәп тәмамлаучыны директор үзе, Бөек Ватан сугышы ветераны Лотфрахман Шәрип улы Шәрипов атлар арасыннан эзләп таба.

- Син, Хәсәнов, мәктәпкә кереп булса да чыгар идең. Югыйсә, син биредә бөтенләй эшкә чумгансың. Вакыты юк аның! Укырга кирәк сиңа! Ә мал арасында буталырга түгел! - дип ярыйсы гына орышып та ала директор элекке укучысын.

Тимерзаһит кечкенәдән әдәпле, оялчан булып үсә, аның турында беркем дә начар сүз әйтә алмый. һәрчак ни беләндер мәшгуль, теләсә кайсы эшне башкарып чыга. Йорт хуҗалыгында да олы ярдәмче. Малларны ашату, эчерү, су ташу, утын яру, хәер, авылда эшнең исәбе-хисабы да юк, барысы да аның өстендә. Шуңа да нинди генә шелтәне дә йөрәгенә якын ала. Менә шулай хөрмәтле кешенең сүзләре дә кәефенә тия, башы түбән иелә. Ә зирәк акыллы Лотфрахман Шәрип улы сүзен дәвам итә:

- Ә син булдырасың, Тимерзаһит! Кол­хозда сине мактап бетерә алмыйлар. Күрәм, тормышта юкка чыкмаячаксың! Эш яраткан кеше бәхетле була ул. Минем сүзләрне оныт­ма! Синең барысы да яхшы булачак. Ә укуга килгәндә, шулай да уйла әле. Менә, белем турындагы документыңны ал, кирәге чыгар. Гомеремдә беренче тапкыр таныклыкны фермада тапшырам. Менә бит ничек!

Директор үтәли күргән диярсең: Тимерзаһит бәхетле кеше, чөнки барысы да уң килгән. Эштән аерылмыйча гына Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын да тәмамлаган. Ә анда үз ихтыяры белән бармаган - рәис күндергән. Ул вакытка инде терлекчелектәге эшләрне биш бармагы кебек белгән. Преподавательләр хәтта аптыраган: аңа лекцияләргә йөрисе дә юк, имтиханнар­ны укымыйча да тапшыра алыр иде, диләр. Терлекчелекнең бөтен нечкәлекләрен фән буенча да, ата-баба ысуллары белән дә үзләштергән кеше ул.

...Хикәябезнең җеп очын иң башта калдыр­дык. Менә шулай, Тимерзаһит Гыйлемхан улы пенсиягә чыкканнан бирле атыннан аерыл­мый. һәм авыл халкы да, кемдер күнегелгән гадәт буенча, кемдер авылдашының изге күңелле булуын белеп, аңа киңәшкә дә, ярдәм сорап та килә, аның атын да алып тора. Беркемнең үтенечен кире какмый. Аның ини­циативасы белән, авылда яшәүчеләрнең мал­лары йөргән көтүлекне басудан әйләндереп алалар. Монда староста башлап йөри. Аннары зират коймасын тәртипкә китерәләр, зират кирәк-яраклары сакланган бинаны профна- стил белән тышлыйлар. Акчаны бөтен авыл халкыннан җыялар. Барысы да кушыла! Өлкән яшьтәгеләр көнендә, Җиңү көнендә, бәйрәмнәрдә һәм болай гына да Тимерзаһит Гыйлемхан улы ялгыз яшәүче картларны йөреп чыга, балалары һәм оныклары кайтып йөрү- йөрмәве белән кызыксына, ихтыяҗларын белешә. Моны аңардан беркем дә таләп итми. Ул аны ихлас күңелдән башкара.

Заманында комсомолец Тимерзаһитның исеме телдән төшми. Ул Уфада да, район­да да югары трибуналардан чыгыш ясый. Күпләр белмидер дә: ул - Сергей Чекмарев исемендәге республика премиясе лауреаты. Тирә-якта берәү! Хәзерге буын яшьләргә Сер­гей Чекмарев исеме берни дә сөйләмидер, мөгаен.

Безнең белешмә: С.И.Чекмарев Мөскөүдө туган. Мөскөү ит-сөт институтын тәмамлый һәм Башкортстанга зоотехник итеп эшкә җибәрелә. Хәйбулла районы “Таналык” совхозында өлкән зоотехник бу­лып эшли, аннары Зианчура районы “Инәк” совхозында шулай ук өлкән зоотехник була. Шагыйрь. Аның иҗатын танылган язучылар югары бәяли. Шул исәптән, Е.Евтушенко. Үлгәннән соң күп еллар үткәч танылу ала. С.Чекмаревка үлгәннән соң Ленин комсо­молы премиясе бирелә.

1933 елның 11 маенда Сергей Чекмарев җиңел тарантаста Чебеньки фермасына китә. Алабайтал авылы янында Сүрен ел­гасыннан аның үле гәүдәсен алып чыгалар. Әлегә кадәр билгесез: елга аша чыкканда фаҗигале очраклылыкмы бу яки комсомо­лец үтерелгәнме... Өстенлекле версия: ул кулаклар тарафыннан үтерелгән.

Шушы легендар кеше исемендәге премия безнең якташка - җитештерү өлкәсендә бик азларның берсенә - бирелгән. Аңа күбрәк иҗади интеллигенциянең яшь вәкилләре лаек булган.

- Комсомол безнең буын тормышында зур роль уйнады, - дип сөйли Т.Хәсәнов.

- Үткән ел октябрь аенда оешма йөз ел­лыгын билгеләде. Урындагы телевидение тапшыруын карадым. Әйбәт тапшыру иде. Тик күп кенә исемнәр, аеруча өлкән буын кешеләреннән, игътибардан читтә калган. Аяныч! Менә хәзер искә алыйк әле аларны. ВЛКСМ райкомының беренче секретарьлары Михаил Лежнин, Рәүф Хәбибуллин, Юрий Мостафин, Лира Шакирова, Марсель Хуҗин. Ә яшьләр хәрәкәте активистлары ниндирәк иде. Монда данлыклы Карл Маркс исемендәге колхоздан Нәҗип Сәмигуллинны ничек искә алмыйсың. Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы, гади авыл егете - тракторчы, ә соңыннан комплекслы бригаданы җитәкләде. Ә нинди эчкерсез кеше иде! Көшел авылы урамнарының берсенә аның исемен биреп, авылдашлары бик яхшы эшләде! Наил Хәмәдияров - көләч йөзле, якты күңелле кеше. Ул чакта “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча өлкән оператор булып эшләде. Ленин комсомолы премиясе лауреаты. “Әсән” колхозының сыер савучысы, комсомол съезды делегаты Зөлфирә Гәрәеваны ничек хәтерләмисең. Ә Зөфәр Нурисламов, Гали Әхмәтҗанов, Фрида Сакаева. Ни кызганыч, хәзер күпләре арабызда юк инде...

- Әйдә әле, староста, сине фотога төшерим,- дидем аңа. - Бәйрәмчә итеп. Орденнар, медальләр белән.

- Кирәкме икән? Элекке матурлыклар юк инде. Минем сурәт белән балаларны гына куркытмасаң. Минем орденнар тагылган костюм да юк.

- Фаягөл, минем пиджакны китер әле! - дип дәште хатынына. - Барыбер үз дигәнендә торачак, аны дистә еллар беләм инде. Галстукны да бир!

- Ә галстукның бусын киям!

- Анысы килешми, - дим, - бик ачык төсле, яшел, чәчкәле - андыйлар күптән модадан төшеп калды.

- Ә ул миңа ошый, чөнки бөтен орденнарымны шуның белән алдым!

Ниһаять аңа галстук сайлап алдык.

- Төене юк ич?! Гомеремдә дә галстук бәйләмәдем, Фаягөл дә белми...

- Йә ярый, киреләнмә! Бир монда!

Менә бит, тәүге тапкыр үземнең очерк героеның муенына галстук бәйлим!

Ары таба тагын да җаваплырак эш көтә иде, пиджакка орденнарны тагарга кирәк.

- Күптән аларны такканым юк инде. Алар белән урамнан үтү ничектер уңайсыз. Барысы да белә ич, нигә мактанырга. Менә мин хәзер кайсын кая тагарга белмим. Үзең кара инде!

- Көйсез дә инде үзең! - дим шаяртып. - Менә монысы өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, сулда торсын. Йөрәккә якынрак. Бу орден, янә Хезмәт Даны, монысы инде икенче дәрәҗә, янәшәгә куябыз. Карале, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры булырга да күп калмаган ич.

- Димәк, булмаган.

- Бәлки, социализм җитмәгәндер?

- Җитмәде, - дип килешә әңгәмәдәшем. -Ул бик кыска булды.

- Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең алтын медале уң якта тор­сын. Менә ичмасам егет син! Әйт әле, сине наградалар ни өчен шулай яраткан?

- Син үзең дә яхшы беләсең ич, бүләкне сорап алмыйлар. Аларны бик күпләр алды. Хезмәттәгеюгары казанышларөчен.Өлкәнрәк һәм кечерәк иптәшләрнең кайсы да аларга лаек булыр иде. Шәйшәриф Гарданов, Фәүл Латыйпов, Мәгънәви Хәкимов, Җәмил Хәмзин һәм башкалар.Безнең Киров исемендәге колхоз җитәкчеләрдән уңды: Хәтим Арсланов, Фәнис Габзаеров, Фрикс Хуҗиәхмәтов. Хуҗалык Наил Хөснияров чорында бик ныгыды. Соңыннан аны райбашкарма комитет рәисе итеп сайлаулары да очраклы түгел. Ә аннары ул күрше Чакмагыш районына уңышлы җитәкчелек итте. Без әлеге җитәкче Рәис Шакировка да рәхмәтлебез. Ул җир кешесе, үзебезнеке, гади. Аның принципиаль булуы, эшсөючәнлеге, кешеләр белән эшли белүе аркасында безнең хуҗалык яхшы нәиҗәләргә ирешә. Гади генә мисал: фермага эшкә барырга иртәнге биштә торасың, ә юллар кардан тазартылган. Фермада бөтен шартлар булдырылган, ял итү өчен һәм душ бүлмәләре бар. Монда ничек яхшы эшләмисең инде.

- Хәтердә, син мөгезле эре терлекләрне интенсив симертүдә мал караучы булганда уртача тәүлекле артым бер килограммнан да артып китә иде.

- Хәтта күбрәк тә. Минем рекорд 1200 грамм иде! Күрсәткечләрнең 800 граммнан төшкәне булмады. Хәзер андый артымнар күренми. Ни өчен? Бүген хуҗалыклар сөт җитештерүгә басым ясыйлар. Ә ит файда китерми, диләр. Базар үзенекен итә, күрәсең. Нигә әле минем хакта гына, әнә минем Фаягөл дә алдынгылар сафында булды. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Аны пенсиягә җыенганда тапшырдылар, ә инде грамота алгач, янә ике ел эшләде, хезмәтен шулай зурлагач, эштән китәргә уңайсызланды, күрәсең.

Хуҗабикә әдәп саклый, сүзне икенчегә борды. Күренеп тора, алар гомер буе тату яшәгән, начар сүзләр әйтмичә, бер-берсен яклап, саклап торалар. Бәхетле гаилә бу. Аларның тарихын белә идем: Тимерзаһит Гый­лемхан улы ничектер бер сөйләгән иде. Шуңа да, партия аларны... ничек өйләнештерүе турында сорыйсым килде.

Ә эш болай була.. Берчак ике парторг очраша - Киров исемендәге колхоздан Ре- венир Миңнеханов һәм “Россия”дән Рифат Хаҗиев. Нинди очрак белән? Анысы турында әйтүче юк. Сүз артыннан сүз, дигәндәй, күрше колхоз парторгы коллегасына әйтеп сала:

- Сезнең Тимерзаһит Хәсәнов шәп егет! Аны күптән күзәтеп киләм.

- Шулаен шулай да ул, тик менә өйләнми бит әле. Читтән кәләш табып, каядыр шәһәргә чыгып китмәгәе. Яшьтәшләре бар да гаилә корды. Ә ул ашыкмый. Кыскасы, артык та тыйнак. Мәсьәләне партия җыелышына куясыңмыни...

- Өйләндерик соң! Минем күз уңында бер кыз бар ул. Килмәгән җире юк, үзе чибәр, эшкә оста! - ди Рифат Хаҗиев.

- Син нәрсә? Ярамас бит! Партия кешеләре, кавыштыручы булабызмыни? Аннары, риза буламы соң әле ул. Ул карап торуга гына күндәм кебек, ә характеры бар аның.

- Ә без хәйлә белән алдырабыз. Янәсе, әнә Гөлек фермасы ничек алга киткән. Ба­рып күрергә кирәк, анда эшләр ничегрәк икән. Бәлки аларның тәҗрибәсе безгә дә ярап куяр. Хәер, сине өйрәтеп торасы бар­мы? Үзең дә яхшы беләсең! Хәйлә белән җиңәбез, дим. Хәйлә белән! Тик, мин үзем дә Фаягөлгә, кызның исеме шулай, ничек сүз башларга белмим... Әәә, ярдәмгә Сөембикә Гайнуллинаны, ферма мөдирен, алырбыз. Кызлар арасында аның абруе бар. Дөрес, андый кызны күрше колхозга җибәрәсе дә килми. Ярый, килешербез әле! Онытма, син бурычлы...

Уңайлы моментны эләктереп, Ревенир Миңнеханов берни белмәгән егетне маши­нага утырта да, Гөлеккә алып китә. Ә анда фермада партия буенча иптәшләре Хаҗиев белән Гайнуллина көтеп тора. Саву корпус­лары, бозаулату бүлеге, азык цехы буйлап гадәти экскурсия үткәрәләр, соңгы пункт - сөт блогына килеп җитәләр. Ә анда, шулай ук бөтенләй хәбәрдар булмаган чибәркәй, лаборантка Фаягөл эшли. Әлбәттә, башта яшьләр күбрәк эшне оештыру, мораль һәм матди кызыксындыру алымнары турында сөйләшә. Аннары дипломатик парторгларга да серне ачарга туры килә. Ошатышалар бит! Очраша башлыйлар. Өйләнешәләр дә, туй да ясыйлар. Балалар да туа. Ул һәм кыз үстерәләр, хәзер инде оныкларына сөенеп туймыйлар. Менә шулай, кайчандыр: “Туган партиягә рәхмәт!” дигән лозунгның бәхетле гаиләгә турыдан-туры катнашы бар.



Читайте нас: