Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 02:00

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫ САЙЛАНДЫ

Муниципаль район Советыныңдепутатлар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашлыгында 36 нчы утырышы булды. Аның эшендә шулай ук БР Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән мөнәсәбәтләр буенча идарәсе начальнигы, БР Дүртөйле районы муниципаль районы хакимимяте башлыгы вазифасына конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе рәисе Григорий Букреев, БР Башлыгының Дәүләт-хокук идарәсенең законнар чыгару эшчәнлеге бүлеге мөдире Гөлнара Галимова, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, БР Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән мөнәсәбәтләр буенча идарәсенең җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге баш киңәшчесе Динис Йосыпов катнашты.

Тикшерүгә һәм карар кабул итүгә “БР Дүртөйле районы муниципаль районы хакимияте башлыгын билгеләү турында”гы мәсьәлә чыгарылды.

Район Советының барлык депутатлары Йосыпов Риф Сәгъдәтулла улын район хакимияте башлыгы вазифасына билгеләү өчен бердәм тавыш бирде.

Риф Сәгъдәтулла улы үзенә күрсәтелгән хөрмәт һәм республиканың иң яхшы районнарының берсе булган районны җитәкләү ышанычы биргән өчен БР Башлыгы вазифаларын вакыт­лыча башкаручы Радий Хәбировка һәм дүртөйлеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. “Шул ук вакытта, бу зур җаваплылык та. Дүртөйле районының патриоты булырга, ачык, намуслы гражданин, кеше булып калырга вәгъдә бирәм”, - диде ул.


Читайте нас: