Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 02:00

ЯЗ ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ...

Үткән ял көннәрендә шәһәребезнең төп мәйданында, ихтимал, иң тәмле,иң күңелле һәм иң юмарт бәйрәмнәрнең берсе булган Масленица - Май чабу

гөрләде.

Яңа килгән язның төп ризыгы - тәбикмәкләр белән пар бөркеп торган самавырдан хуш исле чәй эчәргә теләүчеләр күп иде. Килешәсездер, шамакайларның шат тавышлары, үзешчән артистларның матур җырлары астында күптәнге танышларың белән күңелле очрашулар кәефләрне күтәрә. Өстәвенә, бәйрәмгә дүртөйлеләр гаиләләре белән килгән.

Бәйрәмнең финал билгесе, әлбәттә инде, “Кыш” карачкысын яндыру.

Ә аш-су осталары конкурсында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: “Рус традициясе” номинациясендә - Фәридә Шәрипова, “Телеңне йо­тарлык!” - “Транзит” кафесы, “Иң юка тәбикмәк” - Гөлназ Шәрифуллина, “Челтәрле тәбикмәкләр” - Мәйсәрә Сәгатдинова, “Тәбикмәк ассортие” - Айгөл Хафизова, “Тәбикмәк композициясе” - Ирина Аксаева, “Иң биек өем”

Флидә Сәхипова, “Эчлекле оригиналь тәбикмәк” - Гөлнара Хәсәнова, “Эчлекле иң тәмле тәбикмәк” - Ольга Кәримова, “Тәбикмәк торты” - Ләлә Әхмәтова.

Хәер, күңел җылысын салыппешерсә, кайсы гына хуҗабикәнең дә тәбикмәге, кем әйтмешли, төерле булмас... Ә инде Май чабу бәйрәменә барысы да тырышкандыр...

Тәмле сыйлар һәм уен-көлке белән вакытның үткәне сизелмәде дә. Аның каравы, кәефләр шәп иде! Яз килә ич...

Май чабу бәйрәменнән тагын да күбрәк фотоларны безнең сайтта карагыз: https://iuldash-t.rbsmi.ru/gallery/Yaz/





Читайте нас: