ЯГУЛЫКНЫҢ - ИКЕ ҺӘМ ЭНЕРГИЯНЕҢ БЕР ТӨРЕ
Мондый чараларда каралганча, беренче булып авыл Советыхакимияте башлыгы Камил Нафиков авыл биләмәсенең социаль-икътисади хәле турында доклад белән чыгыш ясады. Биредә дә, башка авыл торак пунктларындагы кебек, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер- акушерлык пунктлары, мәдәният йорты бар. Авылда яшәүчеләрнең сөенеченә, илебез икътисадындагы катлаулыкларга карамастан, «Танып» авылхуҗалыгы предприятиесе аягында нык басып тора. Залдан чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, туган якбасуларында игеннәр чайкалуы куанычлы күренеш. Чөнки чүп үләннәре баскан урыннар да җитәрлек.
Йортларга, объектлар һәм корылмаларга газ үткәрелгән. Кемдер, әлбәттә, биналарны җылыту өчен электр энергиясеннән файдалана. Йосып авылы мәдәният йорты котельные, мәсәлән, утын ягып җылытыла. Дистәләгән кубометр утын таләп ителә, кайвакыт чи утын ягарга туры килә. Корылма элеккеләрдән түгел. Эксперименталь буларак урнаштырылган... БУРДАН КАЛА,
УТТАН - ТИК ХӘРАБӘ ГЕНӘ Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, күп йортларга янгын турында хәбәр бирүче корылмалар куелган. 124 нче янгын сүндерү часте начальнигы Руслан Мусин аның ничек эшләвен күрсәтте. Тавышы шулкадәр үзәккә үтә торган, саңгырау кешене дә уятырлык. Чыгыш ясаучылар кисәтте: мондый корылмаларны мошенниклар 8 меңгә дә, 200 сумга да тәкъдим итәргә мөмкин. Үзеңне алдарга юл куярга ярамый. Район үзәгендәге махсуслаштырылган оешмадан сатып алырга кирәк. Теләгән һәркем заявкаларны авыл Советы хакимиятендә калдыра ала. Авыл биләмәсендә янгын сүндерү техникасы бар. Яздан тәүлек әйләнәсенә дежур торуны оештырырга була.
Каты коммуналь калдыкларны җыю өчен, норматив буенча, 18 контейнер сатып алынган. Хезмәткә түләү квитанцияләрендә буталчыклык күп. Бу бездә генә түгел, бөтен ил буйлап. Тора бара барысы да урынына утырыр, дип өметләнәбез. Урамнарны яктыртуны модернизацияләү, юл билгеләре урнаштыру, юлларны һәм урамнарны яңарту буенча эш алып барыла. Соңгысы - җиңел булмаган эш. Туры мәгънәдә дә авыр хезмәт, күчерелмә мәгънәдә дә, чөнки бер километрга миллионнар таләп итүче бик чыгымлы эш.
Олы Кәргән күленең ике ягында урнашкан Йосып авылында эчәргә яраклы су белән проблемалар юк иде. Күл суы кайчандыр хәтта Танып елгасыныкына караганда да чистарак булган һәм аны хуҗалыкта куллану һәм эчү максатларында файдаланганнар. Әйләнә-тирәдә озак еллар нефть яткылыкларын үзләштерү, Агыйдел елгасы яры буйлап саклагыч дамбалар төзү авылны сусыз калдырган диярлек. Артезиан скважиналарын бораулап карау андагы суның эчәргә яраксыз булуын күрсәткән - ул шунда ук кызара башлый, бу исә тимернең зур концентрациясе турында сөйли. Өске грунт сулары яхшы сыйфатлы. Әмма 2010 елгы корылыктан соң суның биеклеге бик нык кимегән. Безнең карашка, бу хәзер язгы ташкын дамбалар аркасында күлләрне басып китмәүдән, элеккечә, табигый резервуарларны су белән тутырмаудан килә. Аларда да су биеклеге кими, алай гына да түгел, үзләре белән грунт суларын алып китеп, сазлыкка әйләнеп баралар. Эчәргә яраклы су проблемасы Чарлакта да күзәтелә. Мәсьәлә буенча озак фикер алыштылар, бәлки, суүткәргечне күрше Краснокама районыннан сузарга яки башка вариантлар табарга туры килер...
ЭПИЗООТИК ИМИНЛЕК Бу хакта, ягъни малларның йогышлы авыруларын профилактикалау турында, шәһәр ветеринария дәваханасе мөдире Мөнәвир Муллаянов сөйләде, ул шулай ук аларга чиплар кую мәсьәләсенә дә кагылды. Әгәр табиб кешене дәваласа, ветеринар кешелек дөньясын дәвалый, диләр. Чыгыш ясаучыга карата районда терлекләрнең авыруларын бетерү буенча аның хезмәтләре турында бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Җыен эшендә район хакимияте башлыгының барлык урынбасарлары да катнашты һәм һәркайсы үз тематикасы буенча чыгыш ясады.
Коры-сарыны ирекле җыюны рөхсәт итүче закон турында авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инспекторы Марат Ситдиков сөйләде.
ӨЙРӘНЕРГӘ ҺӘМ ПРОГРАММА ТӨЗЕРГӘ Район башлыгы вазифаларын башкаручы Риф Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады һәм сорауларга җавап бирде. Атап әйткәндә, ул һәр торак пунктның үз проблемалары бар, диде. Без аларны өйрәнергә һәм киләчәктәге бердәм эш итү өчен программа төзергә тиеш. Риф Сәгъдәтулла улы тамаша залы тулы һәм бу күңелле, дип билгеләде. Ул шулай ук безнең гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программалары турында сөйләде.
Авыл халкы актив булды һәм конструктив сораулар бирде.
Районда гражданнар җыеннары республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров тарафыннан Борай районында Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары авыл биләмәләре башлыклары белән территорияне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча үткәрелгән семинар- киңәшмәнең дәвамы булып тора.