Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2019, 02:00

ИКЕ БӘЙРӘМНЕ БЕРЛӘШТЕРЕП

«Ә хәзер сүз отставкада­гы гвардия капитаны Нәгыйм Шәйхетдиновка бирелә», - диде чараны алып баручы. Хатын-кыз­ларны язның беренче бәйрәме - 8 Март белән отставкадагы офицердан башка кем котласын инде? Ул матур җырлар баш­карды, ә залда утыручылар аңа дәррәү кушылды.

Берләштерелгән - Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көненә ба­гышланган бәйрәм чараларына инвалидлар җәмгыятенең район бүлекчәсе әгъзалары, традиция буенча, кунакчыл үзәк биләмәара китапханәнең уку залына җыелды.

Кешелек дөньясының көчле затларына үз җырларын Лира Рәхимова бүләк итте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, өлкән буын вәкилләре мондый чыгыш ясауларга зур җаваплылык белән карый - матур җырлар сайлый, үзләре, гүя зур сәхнәгә чыккандай, матур киемнәрдә килә. Бу исә үзләренә һәм аудиториягә карата да хөрмәт күрсәтү булып тора, ул артык зур булмаса да, анда барысы да «үз кешеләр».

Алып баручылар - китапханәчеләр Альми­ра Сәфиуллина белән Зилә Мөхәммәтдинова чарага җыелучыларга бәйрәм мохите туды­рырга тырышты. Шул вакытта алар үзләренең төп бурычы - үзәк китапханә системасына яңа укучылар «вербовкалау» турында да онытмады - аларның игътибарына ике басма: Айгөл Әхмәтшинаның «Ак читек» китабын һәм «Башкортстан халыклары кух­нясы» кулинария китабын тәкъдим итте. Соңгысыннан алып рецептлар язылган зур булмаган буклетны алар кунакларга бүләк сыйфатында тапшырды.

Инвалидлар җәмгыяте рәисе Зәйтүнә Гата­уллина аның әгъзаларын бәйрәм белән җылы тәбрикләде. Аларга дөньяныңбар яхшылыгын теләп, һәркемгә кечкенә буклетлар тапшыр­ды. Бу нәкъ: «Бүләк кыйммәт түгел, игътибар кыйммәт», - дип әйтелгән очрак була инде. Кайвакыт яхшы кәеф өчен күп кирәкми шул. Чарада күптән түгел «түгәрәк даталарын» билгеләгән юбилярларны хөрмәтләделәр. Алар исәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт ярышларын­да даими катнашучы Рәфикъ Исмәгыйлов, шулай ук җәмәгать оешмасының актив әгъзалары Гөлсирень Миргасыймова һәм Лира Рәхимова да бар иде. Юбилярлар бу­рычлы булып калмады - матур, моңлы җырлар башкарып, барысына да яхшы кәеф өстәде.

Венера Гыйззәтуллина дусларын, гадәттәгечә, үзенең кулинария иҗаты белән гаҗәпләндерерде. Бу юлы ул табынга эрем­чекле һәм ананаслы оригиналь печенье алып килгән иде, әлеге ризык һәркемнең күңеленә хуш килде.


Бәйрәм җылы, күңелле булды, анда ча­кырылучылар оештыручыларга моның өчен ихлас рәхмәт белдерде.

Читайте нас: