Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2019, 02:00

НӘДҺИЯ ӘБИНЕҢ ягымлы ЕЛМАЮЫ

Матур картаю һәркемгә дә бирелмәгән. Гомер елларында кичергән хәл-вакыйгалар,күңел байлыгы һәм халәте күз карашын­да, мимикада торган саен ачыграк чагыла. Шуңа күрә җыерчыклар да берәүләрдә - ягымлы елмаюдан, ә башкаларда эч пошыргыч уйлардан һәм тормышка канәгатьсезлектән килеп чыга. Нәдһия Нуртдин кызы Нуртдинованың карашы балкып тора. 90 ел яшәү дәверендә җыйган яхшылык, зирәклек һәм дөньяга ка­рата булган тирән сөюдән балкый.

Ул Тәкәрлек авылында ишле балалы, гади генә гаиләдә туа. Тугыз яшендә, шул за­манда кабул ителгәнчә, беренче сыйныфка укырга бара. 1942 елда дүртенче сыйныф­ны тәмамлый. Нәдһия бик яхшы укыса да, ары таба мәктәптә белем алалмый: сугыш, эшче куллар кирәк. Күрше Гөбелекөчектә җидееллык мәктәп була, әмма бердәнбер юл зыярат буйлап үтә һәм анда кешеләр югала яисә туңып үлә торган була.

Нәдһия колхозда ярдәмләшә башлый, үсә төшкәч, үлчәүче итеп куялар. Ә 15 яшендә барлык райондагы башка бихисап кызлар исәбендә урман хәзерләргә юллана. Бу чор­ны ул елмаеп хәтерли: яшь, егәрле булалар, күп аралашалар. Сәбәбе дә гаять зур була: барысы да фронт өчен! Ә кичләрен кайвакыт гармун көенә бииләр дә.

Колхозда паспорт бирмиләр. Абыйсы Кәрам ярдәм итә. Нәдһия белешмә ала һәм Дүртөйледәге азык-төлек сәнәгатендә эшли башлый. Бер елдан соң абыйсы аны дәваханәгә эшкә урнаштыра. Озакламый кыз бәби тудыру бүлегенә санитарка булып эшли башлый. Салкын була. Утынны үзләре яралар, мичкә ягалар, суны баштагы мәлдә чишмәдән үзләре ташый, аннары ат белән алып киләләр.

Кырыгынчы еллар ахыры була. Нәдһия типографиягә хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Шул вакытта ул үзенең булачак яз­мышын очрата. Рәфкать Фаттаев, совет-япон сугышын үтеп, күптән түгел генә армиядән кайта. Бик белемле һәм акыллы егет була. Яшьләр өйләнешә. Хәстәрлекле Рәфкать, Нәдһиянең авыр хезмәт аркасында өзелгән тәүге йөклелегенең ачы тәҗрибәсен хәтердә тотып, ул йөрәге астында нарасыйларын йөрткән чакта аңа эшләргә кушмый. Бер-бер артлы Альмира, Альберт һәм Илдар дөньяга килә. Гаилә матур, иркен йорт сала. Тормыш ургылып тора, оныклар туа башлый. Мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.

Һәм язмыш сынау җибәрә. Исерек води­тель гаебе белән киленнәре Светлана үлә, аның янында булган балалары могҗиза белән исән кала. Илдарның сабыйларына үзләренең барлык йөрәк җылысын картәнисе Нәдһия һәм картәтисе Рәфкать бирә. Вакыт үтә һәм аларның йорт бусагасын Нурлиза атлап керә, ул ятим балалар Вадим белән Артурны ихлас сөю белән чорнап ала. Тиздән гаиләдә янә бер варис - Рөстәм туа.

Нәдһия Нуртдин кызы үзенең яраткан тормыш иптәше белән кырык җиде ел яши. Бу еллар җанлы аралашу, актив хезмәт белән уза, сыер асрыйлар, берничә яшелчә бакчасы карыйлар. Зур гаиләгә он, шикәр һәм ярмаларны капчыклап кына алалар. Рәфкать Фаттай улы 72 яшендә вафат була. Берникадәр вакыттан соң уллары Альберт якты дөнья белән хушлаша. Нәдһия апа бу язмыш сынаулары алдында бөгелеп төшми. Балаларына һәм оныкларына юл күрсәтүче йолдыз булуын дәвам итә.

Үз киленнәре турында ул балалары, җиде оныгы һәм унбер оныкачы хакын­да сөйләгән кебек, ләззәтләнеп һәм зур җылылык белән сөйли. Ир-егетләр ли­ниясе буенча, Рәфкатьтән иҗади талант тапшырылган - ул агач остасы булган. Ә киленнәре бианаларының күмәчләре һәм ашлары тәмлерәк була, аның куллары белән утыртылган гөлләр купшырак чәчәк ата, дип раслый.

- Әниемнең фани дөньядан китүенә егерме ел инде. Үземнең барлык борчу-сагышымны бианам белән уртаклашам, ул - үз әнием сы­ман, минем беренче киңәшчем, - ди килене Нурлиза Фаттаева.

Тормыш юлында Нәдһия әби белән оч­рашкан һәркем аның турында зур хөрмәт белән сөйли.

- Тормыш шундый ул: шатлык-куаныч та, күз яшьләре дә була. Әмма барысы өчен дә Ходайга шөкер итәм! Балаларым һәм оныкларым да яхшы минем, киленнәрем дә яхшы. Бәхетле мин! - дип елмая Нәдһия әби, ә аның күзләреннән нурлы җыерчыклар тарала.

(Фотода: Нәдһия Нуртдинова яшь чагында)


Читайте нас: