Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 02:00

ЯКТЫЛЫК ҺӘМ ҖЫЛЫЛЫК ӨЛӘШҮЧЕЛӘР

Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре - Кушнаренко, Чакмагыш, Югары Яркәй район үзәкләрендәге һәм Дүртөйле эшчеләр поселогындагы электр корылмаларын эксплуатацияләү өчен 1969 елда булдырылган Прибельск районара электр челтәрләре дәвамчысы - үзенең 50 еллыгын билгеләде. Бәйрәм чаралары В.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә үтте, анда предприятие эшчәннәре, ветераннар,кунаклар җыелды.

Хезмәт коллективының үткән юлы турында предприятие директоры Илшат Мостафин сөйләде. Җыелучыларны истәлекле көн белән район хакимияте башлыгы урынбасары Эдуард Каһарманов, “Башкоммунэнерго” генераль директоры Радик Гәрәев, шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Илмир Гәрәев, предприятиенең элекке җитәкчесе, аңа озак еллар җитәкчелек иткән Ансар Гыйльванов, предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Алия Миргазиева котлады.

Бәйрәм концертын район Мәдәният сарае артистлары әзерләгән иде. “Хөрмәтлеюбилярлар!-диптәбрикләде, программаны алып баручылар. - Сезнең күңелләрегездә көчәнеш булмасын, даими рәвештә 10 кВ уңай эмоцияләргә эләгүегезне, сәламәтлек, счетлар бу­енча вакытында түләп барган намуслы һәм тәртипле торак хуҗалары, колле­галарыгыз - хезмәт коллективларының “Многоцветие талантов” республика смотры дипломантлары Илдар Хәбибов һәм Эльмир Закиров кебек, тормыштан җыр белән атлавыгызны телибез”.

Аларның дуэты “Кайтарыгыз гармун тавышын!” дигән моңлы җырны ихлас башкарды.

Фотада: Электрик Наил Байзигитов, предприятие ветераны Равил Зиннәтуллин, авто­транспорт участогы начальнигы Рәзиф Шәехмурзин, тәэминатчы Илдар Фәрхетдинов.







Читайте нас: