Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2019, 02:00

«БУ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН МӨҺИМ...»

20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Русия Федерациясе Федераль җыелышына ел саен була торган, исәп буенча инде 15 нче Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады һәм анда илебезгә иң якын арада хәл итәргә кирәкле мәсьәләләрне билгеләде.

Без якташларыбыздан Президентның стратегик чыгышы турындагы фикерләре белән уртаклашуын сорадык.

Гали Миркасыймов, «Валиев» токымчылык заводы җитәкчесе:

- Владимир Владимировичның чыгыш ясавы, анда каралган мәсьәләләр планында, күп сыешлы, киң колачлы булды. Ул шул вакытта: «Русиядә эре хуҗалыкларга гына түгел, зур булмаганнары да куллана алырлык шәхси алдынгы агротехнологияләрнең тулы җыелмасы булырга тиеш. Бу милли хәвефсезлек һәм үсә баручы азык-түлек базарында уңышлы конкуренция мәсьәләсе диярлек», - дип билгеләп, әлбәттә, авыл хуҗалыгын үстерү темасын да урап узмады.

Параллель рәвешта, авылда эшләүче кешеләрнең тормыш сыйфаты күтарелергә тиеш, диде Президент. Моның өчен инде быелдан ук авыл биләмәләрен үстерүнең яңа программасын кабул итәргә кирәк һәм ул 2020 елның 1 гыйнварыннан эшли башларга тиеш.

Аның «җитештергән вакытта экологик чиста продукция генә кулланырга, үз илебезнең таза, «яшел» продукциясе брендын булдырырга кирәк, бу исә аны җитештергәндә кеше өчен хәвефсез технологияләр генә кулланылуын, эчке һәм тышкы базарда да югары сыйфат гарантияләренә лаек булуны раслаячак» дигән фикере белән килешми мөмкин түгел.

Районыбызның барлык аграрийлары да шундый караштадыр, дип уйлыйм.

Зәлия Хәбибуллина, 2 нче лицейның чит телләр укытучысы:

- Мөрәҗәгатьнамәдә Владимир Путин, сыйфатлы үзгәрешләрне билгеләп, мәгариф өлкәсенә зур игътибар бүлде, биредә хәл итәргә кирәкле проблемаларга да тукталды, мәсәлән, Русиянең барлык мәктәпләре дә Интернетка керә алу гына түгел, югары тизлекле челтәргә ия булырга тиешлеге турында әйтте. Бу, һичшиксез, укучылар алдында белем алуда яңа мөмкинлекләр ача.

Моннан тыш, Президент 2020 елдан «Земский учитель» программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте, аның буенча авылларга һәм бәләкәй шәһәрләргә эшкә күчкән укытучылар миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

Ирина Таҗетдинова, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары:

- Владимир Путинның мөрәҗәгатьнамәсендә сәламәтлек саклау темасына шактый зур урын бирелүе әһәмиятле. Ул, «кешеләр дәүләт тарафыннан үзләренә, үз сәламәтлегенә карата, ниһаять, чын сакчыл мөнәсәбәт тойсын өчен», илебездә «Сакчыл поликлиника» проектының ничек гамәлгә ашырылуы, барлык балалар поликлиникаларының яңа эш стандартларына күчерелуе турында кыскача сөйләде.

Башка мәсьәләләрдән тыш, безнең район өчен дә актуаль булган кадрлар дефициты проблемасы кузгатылды. Нәтиҗәле чара сыйфатында Президент «50 яшьтән өлкән белгечләр дә авыл җиренә яисә бәләкәй шәһәргә эшкә күчкәндә бер тапкыр бирелә торган түләүдә: табибларның - миллион сум, фельдшерларның - 500 мең сум алу мөмкинлеге булсын өчен, «Земский доктор» программасында катнашучыларның яшь зурлыгы буенча чикләүләрен бетерергә» тәкъдим итте. Шулай ук онкология авырулары белән көрәш буенча программаны тормышка ашырырга тәкъдим ителде, аны гамәлгә ашыру өчен якындагы алты елда 1 триллион сумнан ким булмаган акча юнәлтеләчәк.

Халыкка медицина ярдәме күрсәтә өлкәсендә, чыннан да, җитди үзгәрешләр булуын телисе килә.

Виолетта КАШАПОВА язып алды.



Читайте нас: