Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2019, 02:00

«ҮЛЕМ ЮК УЛ БЕЗГӘ, ДУСЛАРЫМ!»

Үзәк биләмә ара китапханәдә оештырылган әлеге чарага, нигездә, кем эйтмешли, үзләре дә сәбәпчел булган, ягъни шигърият сөю генә түгел, теге яки бу дәрәҗәдә шигырьләр иҗат итү белән шөгыльләнгән кешеләр җыелды. Анда оештыручылар тарафыннан инвалидлар җәмгыятенең район бүлекчәсе әгъзалары да чакырылган иде.

Югары хис-тойгылар турында сүз барган әдәби-музыкаль кичә күренекле якташыбыз - шагыйрь һәм драматург Наҗар Нәҗминең чираттагы туган көненә багышланды. Анда, әлбәттә, шагыйрьнең бихисап әсәрләре янгырады. Берәүләр сугыш еллары шигырьләре циклын - әдип Бөек Ватан сугышы юллары буйлап Берлинга кадәр барып җиткән, башкалары - Башкортстанга, туган төбәге Минеште авылына багышланган әсәрләрен, бәгъзеләре лирик шигырьләрен укыды. Ә ша­гыйрь сүзләренә язылган җырлар шулкадәр билгеле һәм һәркем тарафыннан яратып кабул ителә ки, аларга тамашачылар шунда ук дәррәү кушылды. Ул җырларны башкаручы солистлар Лира Рәхимов белән Нәгыйм Шәйхетдинов иде.

Бактың исә, шигырь язарга һәвәс кешеләрнең күбесенә данлы якташыбыз белән аралашу бәхете елмайган икән. Чарада алар хәтерләрендә якты әз калдырган шул очрашулар турында үз хатирәләре белән уртаклашты.

Чыгыш ясаучылар шагыйрьнен аралашуда гадилеген, аның халыкка якын булуын, масаймаучанлыгын билгеләде. Туган якка булган зур мәхәббәте һәм көче туган иленә еш кайтып йөрүе турында сөйләделәр.

Урындагы талантларыбыз Фәнис Рәхмәтуллин, Светлана Васикова Наҗар Нәҗмигә шигырь юллары багышлаган һәм аларны кичәдә укып ишеттерде. Әйткәндәй, узган ел шагыйрьнең юбилеена безнең райондагы шигърият сөючеләр каләме белән язылган шигырьләрдән махсус җыентык бастырып чыгарылды.

Халык шагыйре үзенең бер әсәрен укыган магнитофон язмасы аның тере тавышын ишетергә ярдәм итте һәм ул әдәби- музыкаль кичәгә үзгә бер ямь өстәде.

Фронтның тәүге көннәрендә иҗат ителгән «Окоптагы уйлар» дип исемләнгән шигырендә Наҗар Нәҗми: «Үлем юк ул безгә, дусларым!» дигән юлларны язган. Алар алдан күреп әйтелгән сүзләр булып чыкты - шагыйрь сугыштан исән-сау әйләнеп кайту гына түгел, бакыйлыкка күчкәннән сон, үз әсәрләре аркасында халык хәтерендә үлемсезгә әверелде.




Читайте нас: