Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2019, 02:00

СОВЕТ ГАСКӘРЛӘРЕН ӘФГАНСТАННАН ЧЫГАРУГА 30 ЕЛ

15 февральдә без Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән рүсиялеләрне искә алу көнен билгелибез. Бу Икенче бетендөнья сугышыннан соң илебездән читтә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан чорда, дусларча мөнәсәбәттәге илләргә хәрби ярдәм күрсәтү буенча СССР һәм РФ алган бурычларны үтәп, фидакарьлек һәм Туган илгә бирелгәнлекләрен күрсәткән ватандашларыбызны искә алу көне. Бу көнне без шулай ук Төньяк Кавказда Конституцион тәртип булдыруда катнашкан солдатларны һәм офицерларны хөрмәт белән искә алабыз. Әфганстан, Төньяк Кавказ, Көньяк Осетия, Сирияне үткән, башка локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда булган солдатларның героик батырлыгын искә алабыз, Туган ил өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеге алдында баш иябез.

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел. 1979-1989 елларда алып барылган хәрби хәрәкәтләр вакытында Әфганстанда Башкортстаннан 9 меңнән күбрәк кеше катнашкан, аларның 337 се һәлак булган, алтысы хәбәрсез югалган.

Безнең районнан әфган сугышында 174 кеше булган, 7 се хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. 15 кеше “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән, шуларның 6 сы - үлгәннән соң. “Батырлык өчен” медаленә 5 яугир лаек булган, берсе - үлгәннән соң. Ун якташыбыз “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән, бер кеше “За службу Родине в ВС СССР III степени” - ордены белән.

Безнең районнан Даманск утравында, Таҗикстан, Көньяк Осетия республикаларында, Төньяк Кавказда һәм Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә 450 дән күбрәк солдат һәм офицерлар катнашкан. Хәрби бурычын үтәгәндә, әлеге сугышларда 12 солдат һәлак булган.

15 февраль - һәлак булганнарны искә алу гына түгел, бәлки туган якка исән-имин әйләнеп кайтканнарның барысына тирән рәхмәт һәм хөрмәт белдерү көне дә.

Сезгә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кадерле ветераннар, сәламәтлек һәм иминлек, яхшы кәеф, киләчәккә ышаныч белән карау, үсеп килүче яшь буынны Ватанга тугры хезмәт итү традицияләрендә тәрбияләүдәге изге эшегездә уңышлар телибез.

Якташларыбызның чыдамлык, батырлык, фидакарьлек үрнәкләре - рух ныклыгы, ватанпәрвәрлек, антына һәм күпмилләтле халкыбызның хәрби традицияләренә тугрылыгының ачык дәлиле. Һәр жирнең истәлекле исемнәре бар, алар халык куңелендә һәрчак саклана. 8 утлы авыр еллар тарихы ерагая барган саен, бар көчен һәм үз гомерен Туган илгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләрнең рухи һәм әхлакый йөзе яктырак һәм чагурак була бара.

Яу яланнарында башын салганнарның якты истәлеге безнең һәм киләчәк буыннарның куңелләрендә, Ватаныбыз тарихында мәңге сакланачак.

М.ХӨСНИЯРОВ, хәрби комиссар

Читайте нас: