Истәлекле дата - совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы алдыннан тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда ике чара үткәрелде: «Әфган сугышы - тере хәтер» дип аталган күргәзмә ачылды һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән «Без Әфганнан киттек, ул бездән - беркайчан да» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды.
Чараларда «Ветеран» республика җәмәгать оешмасының Дүртөйле шәһәре буенча рәисе Сергей Синенко, хәрби очучы, авиация майоры, хәрби хәрәкәтләр ветераны, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Шамил Исламов, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Батырлык ордены кавалеры Илдар Шакиров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби комиссариат, яшьләр комитеты, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук район мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Әхмәдиев, шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Илмир Гәрәев катнашты.