Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2019, 02:00

ГОМЕР ИТҮ - ДИҢГЕЗ КИЧҮ ТҮГЕЛ

Мәскәү авылында яшәүче Зәйнә Чуркановага 90 яшь тулды. Шул уңайдан район хакимияте баш­лыгы Ринат Хәйруллин РФ Пре­зиденты В.Путин исеменнән аңа котлау хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Зәйнә Вәли кызы Кушнарат авылында туган.

- Безне кечкенәдән хезмәткә әйрәтеп үстерделәр,- дип хәтерли ул. -Йорт әшләренә бик иртә өйрәндек. Укырга кирәклеген дә онытмадык. Мәктәпкә Имай Утарга йөрдек.

Аларның юлы урман һәм басу аша үтә. Бүгенге күзлектән карасак, бөтенлэй юл булмаган инде. Кышын кар өстеннән, аеруча бураннардан соң, үзләре сукмак ярып барган. Язын билдән суга чумып йөргән чаклары да була. Тик барыбер чыдаганнар, авырмаганнар да, кем әйтмешли, “яуда туган, хезмәттә чыныккан” буын кешеләре алар. Балигъ яшькә җиткәч, зур горурлык белән ВЛКСМ әгъзасы исемен йөрткәннәр.

Яхшы укучыларны колхоз рәисе уз хуҗалыгына чакырган. Мәктәпне тәмамлаганчы ук, Зәйнә берьюлы өч эштә эшли башлаган. Кладовщик булган. Кыска гына буйлы кызның йозакка да буе җитмәгән. Аны ачу өчен аяк астына таш куеп басарга туры килгән.

Сатучы да булган. Ул клуб эшен дә алып барган, авыл халкының ялын да оештырган. Яшьләр оешмасын җитәкләгән. 28 комсомол исәпләнгән. Күпләренең взноска түләрлек акчасы булмый, еш кына алар өчен үзенә исәпләшкән.

Күрше Өлкәш авылының уңган егете Шәрифҗан Чуркановка кияүгә чыккан. Хәзер инде бу авылларның икесе дә юк. Ул авылларның булуын күпләр белми дә. Колхозларны вак хуҗалыкларны бетерү исәбенә эреләтү кече авылларның юкка чыгуына сәбәп була. Шәрифҗан Гыйлемхан улы тимерче эшен башкара. Артыннан башкалар да күчеп киләчәген белеп, аны Өлкәштән үзәк усадьбага күчәргә күндерәләр. Шулай итеп, Чуркановлар гаиләсе 1965 елда Мәскәү авылында төпләнә.

Бүгенге көндә картадан югалган бу авыллардан чыккан кешеләр үзләренең туган җирен әле дә онытмый. Алар Мәскәү авы­лында да тату, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.

Зәйнә апа Калинин исемендәге колхозның төрле участокларында - куян, кошчылык, бозаулар һәм сарык фермаларында эшләве турында сөйли.

Намуслы хезмәте өчен почет грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән.

Ире белән бергә алтын туйларын да билгеләп өлгергәннәр, бер-берсен яратып, 64 ел тату гомер кичергәннәр. Биш бала үстергәннәр: Рәүфәнә, Таһир, Фәнирә, Заһир (вафат) һәм Фәрит. Алар төрле урыннарда яшиләр. Таһир йорт салган, пенсиягә чыккач, туган авылына кайткан. Бал кортлары тота һәм язмышына канәгать.

Зәйнә апа көченнән килгәнчә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Бакча карый. Эшсез тора алмыйм, ди. Кунакка кайткан балаларын, оныкларын һәм оныкчыкларын сөенеп каршы ала.

Бу көнне аны тагын да җирле хакимият башлыгы Динар Хөснетдинов, хуҗалык җитәкчесе Венер Габдуллин һәм ветераннар советы рәисе Флит Мостафин ихлас тәбрикләп, матур теләкләрен әйтте.



Читайте нас: