Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, мәктәп ихатасында уйнап йөрүче 5нче сыйныф укучылары арасында конфликт чыга. Кызып киткән малай сыйныфташына берничә тапкыр каты итеп суга. Эш шунда: малай кыз кешегә кул күтәрә. Нәтиҗәдә, тән җәрәхәте алган кызны дәваханәгә озаталар.