Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2019, 02:00

КЫШКЫ БИЗӘКЛӘР

Кыш - балалар өчен менә дигән ел мизгеле. Рәхәтләнеп чаңгыда йөрергә, таудан чана шуарга, кардан төрле фигуралар ясарга мөмкин. Безнең 9 нчы “Чебурашка” балалар бакчасында кардан әйберләр төзү традициягә әверелде. Җиденче төркемдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә “Участокларда кар корылмалары төзү” акциясе үткәрелде. Аның бурычы - балаларга шатлык өләшү иде. Без моңа ирештек дип ышанабыз.

Эш барышында түбәндәгеләр үтәлде: корылмалар балаларның һәрьяклы үсешенә булышлык итәргә, эшләнеше гади булырга, тик шул ук вакытта ныклы, хәвефсезлек таләпләренә һәм яшь зурлыгына ярашлы башкарылырга һәм, әлбәттә инде, балаларга ошарга тиеш.

Әти-әниләрнең, балаларның һәм педагогларның бердәм тырышлыгы белән участок танымаслык булып үзгәрде.

Уйланылганның барысы да эшләнде. Утырган тавык, энәле керпе һәм дуңгыз балалары барлыкка килде. Кар тазартылды, кошлар өчен җимлекләр элдек, уеннар өчен күчереп йөртә торган материал әзерләнде.

Эштә барысы да актив катнашты. Аеруча тырыш әтиләребез: Алик Карачурин, Илшат Хәкимов, Илдар Әхтәмов, Альберт Сәгабиев, Нияз Сәйфуллин, Эмин Абасгулу оглы һәм Гүзәл әниләребез: Альбина Гатауллина, Гөлназ Әхтәмова, Алина Сәлимгәрәева, Резеда Шәрәфетдинованы, Алина Сухованы билгеләп үтәсе килә. Әниләр Гөлназ Имамова һәм Кира Мининаның оста куллары һәм иҗади фикерләве белән верандаларыбызны матур Кар бабайлар һәм төрле гирляндалар бизәп тора. Хәзер саф һавада йөрү бәйрәм кәефе, яңа тәэссоратлар бирә һәм физик үсешкә булышлык итә.

Тәрбиячеләр Зөлфирә ХӘМЗИНА, Гүзәл НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Читайте нас: