Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2019, 02:00

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ БАЛАЛАРГА - МАХСУС ПРОГРАММАЛАР

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенә бу елда яңа тәрбияләнүчеләр килде, алар өчен өстәмә рәвештә биш берләшмә ачтылар. Алар - үзенчәлекле балалар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар хәзер махсус программа буенча “Күңелле инглиз теле”, “Дөрес сөйлибез”, “Спорт туризмы”, “Әлмәк”, “Моң” берләшмәләрендә шөгыльләнә. Бу исә Үзәкнең “Уңайлы мохит” дәүләт программасында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Былтыр Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенә максатлы субсидия бүленгән һәм инвалидлар өчен вертикаль күтәрткеч җиһазлау, санитар бина булдыру буенча ремонт эшләре башкарылган, аннан тыш, занятиеләр өчен кабинетка махсус мебель һәм җиһазлар урнаштырылган.

Һәм, ниһаять, инвалид балалар өчен Ачык ишекләр көне килеп җитте. Беренче кунаклар - Иске Баеш йорт-интернатында тәрбияләнүче балалар булды.

- Бүген без сезне кызыксынуларыгызны өйрәнү һәм педагоглар белән таныштыру өчен чакырдык, - диде яшь кунакларны тәбрикләп, Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге директоры Валерик Максютов. - Киләчәктә без технопарк (робототехника берләшмәсе) ачуны планлаштырабыз, сезнең тәкъдимнәрне дә тыңлаячакбыз.

Берләшмәләр җитәкчеләре үз эш юнәлешләре турында сөйләде, балалар белән уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр.

Көн дәвамында чарага шәһәрдән һәм рай­оннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән башка балалар да килде.

- Безнең балалар өчен шундый әйбәт мөмкинлек барлыкка килүе бик яхшы, иң элек, аралашу һәм ары таба берләшү өчен. Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең ары таба чәчәк атуын телибез, - диде район инва­лидлар җәмгыяте рәисе Зәйтүнә Гатауллина.

Читайте нас: