Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2019, 02:00

БЕНЗИН ПЫЧКЫСЫ БЕЛӘН ДӘ МӨМКИН

2019 елның 1 гыйнварыннан «РФ Урман кодексының 32 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде. Закон гражданнарга коры-сарыны үз мәнфәгатьләре өчен түләүсез әзерләүне рөхсәт итә. Республикада яшәүчеләрдән әлеге законны куллану буенча купсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Шул уңайдан аларны аеруча борчыган сорауларга җавап бирергә кирәк, дип исәплим.

- Нәрсә ул коры-сары?

- Коры-сары - җилдән, кар авырлыгыннан, корудан һәм авырулар белән зарарланудан авып, җирдә яткан агач ул.

- Коры-сары әзерләү өчен кемнән рөхсәт алырга кирәк?

- Коры-сары әзерләү өчен рөхсәт алырга кирәкми.

- Коры-сары әзерләү өчен урманга узең белән балта һәм пычкы алып барырга ярыймы?

- Әйе ярый, шул исәптән бензин пычкысын да алырга була. Бернинди тыю юк, чөнки аунап яткан агачны ташу өчен өлешләргә бүлергә кирәк.

- Коры-сарыны елның кайсы вакытында әзерләргә мөмкин?

- Коры-сарыны, янгынга каршы аерым чорда урманга баруга тыю салынган очраклардан тыш, елның теләсә кайсы вакытында әзерләргә була.

- Коры-сарыны нинди урманнарда әзерләргә рөхсәт ителә?

- Аны, урман кисү эшләре үткәрелгән урыннардан, электән әзерләнгән агач өелгән урыннардан тыш, барлык урманнарда да әзерләргә мөмкин.

Шуна игътибар юнәлтәм: БР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2018 елның 26 декабрендә үзенең территориаль подразделениеләренә җибәрелгән 03/9251 санлы хаты гамәлдән чыгарылды һәм кулланылмый. Анда урман каравылы органнарына хәбәр итү һәм коры-сары әзерләүгә рөхсәт алу кирәклеге турын­да күрсәтмә бар иде. Әлеге вакытта министрлык тарафыннан законнан файдалану буенча яңа хат җибәрелде. 12 гыйнварда БР урман хуҗалыгы министры һәм анын урынбасарлары белән очрашкан вакытта югарыда мин җавап биргән сораулар хәл ителде.

Урманга коры-сары әзерләргә барган кешеләрдән бернинди сылтау белән дә үсеп утырган агачларны һәм куакларны кисмәүләрен, үсентеләргә зыян салмауларын, шулай ук корыган агач ботакларын урманда калдырмауларын сорыйм - алар урманны чүпли һәм янгын хәвефе тудыра.

Шуны хәтерегезгә төшерәм: үсеп утырган агачларны кискән өчен административ, ә кайбер очракларда, китерелгән зыянга бәйле рәвештә, җинаять җаваплылыгы каралган.

Законны, аеруча авыл кешеләре өчен, кирәкле, дип исәплим, чөнки корыган агач кәүсәләре хуҗалыкта, утын булудан тыш, баганаларны алыштыру өчен һәм башка ихтыяҗларда да кирәк.

Әлеге законны үтәү буенча каршылыклар туганда миҗа Уфа шәһәре, Цюрупа ур., 17 адресы буенча хәбәр итүегезне сорыйм.

Зариф БАЙГУСКАРОВ, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты.



Читайте нас: