Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 02:00

КОРЫ-САРЫ ҖЫЮ - ТҮЛӘҮСЕЗ

Рөхсәтсез коры-сары җыйган өчен җәза бирмәячәкләр.

Бу хакта яңа закон проекты инициаторларының берсе белдерде. Сүз җирдә аунап яткан агачны уз ихтыяҗларың өчен әзерләү турында бара. Республи­када яшәүчеләр куңелендә: «Ал­дан килешмичә урманга керергә мөмкинме һәм, әгәр кулга балта алсаң нәрсә булачак?» - дигән со­раулар туды.

Автордашларның берсе һәм законный төп инициаторы, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров түбәндәгечә аңлатма бирә: коры-сары әзерләргә рөхсәт алырга кирәкми.

Закон гражданнарга коры-сарыны үз ихтыяҗларында түләүсез җыярга рөхсәт итә.

Яңалык күп сораулар тудырды. Нәрсә ул коры-сары? Кисә торган кораллар кулланырга ярыймы һ. б.

Коры-сары - җилдән, кардан яки корыганлыктан яисә зарарлы бөҗәкләр зыян салудан җиргә ауган агач ул. Утын әзерләүне, урманга баруга тыю салынган, янгынга каршы аерым чордан тыш, елның төрле вакытында башкарырга була. Закон шул вакытта пычкы яки балта куллануны тыймый. Закон инициаторлары рөхсәтнең тик коры-сары җыюга гамәлдә булуын янә бер тапкыр хәтергә төшерә һәм, административ штрафка юлыкмас яисә җинаять эше фигурантына әверелмәс өчен, үсеп утырган агач-куакларны бернинди сәбәп белән дә кисмәүләрен сорый.

Веб-ресурслардан мәгълумат.

Р.S. Башкортстан Республикасы ур­ман хуҗалыгы министры урынбасары А.Морзагильдинның халыкның ауган агачларны җыюына контроль оешты- ру һәм системалаштыру турындагы поручениесендә әйтелгәнчә, урман кисү эшләре үткәрелгән урыннардагы кисенте калдыклар коры-сары төшенчәсенә керми. Гражданнар тарафыннан ко­ры-сары әзерләү БР «Лесничестволар белән идарә итү» дәүләт казна учреждениесенә эшләр үткәрелү урыны һәм әзерләүләр күләме турында 1 көннән дә соңламыйча белдергәннән соң башкарылырга мөмкин. Урманга чыгуны төрле ысуллар белән белдерергә мөмкин.

БУ КЫЗЫКЛЫ

Агачлар табигый рәвештә корыганда, аларны кискәндә, урман янгыннары ва­кытында, агачларны җил-давыл екканда, кар басып сындырганда, кар ишелгәндә, аларның ябалдашлары һәм кәүсәсе бозланып туңганда, утырткан үсентеләргә зарарлы бөҗәкләр зыян салганда ауган агачлар барлыкка килә. Таркалган коры-сары туфракта туклыклы матдәләр калдыра һәм агачларның кыйммәтле төрләре - чыршы, ак чыршы, наратка үз-үзләрен тергезү өчен уңайлы шартлар тудыра. Коры-сары тау битләрен ныгыта, туфракны саклый. Ул бихисап тереклек ияләре: микроорганизмнар, гөмбәләр, буынтык-аяклылар, әкәм-төкәмнәр, җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр, кошлар һәм хәтта кечкенә имезүче хайваннар өчен даими яки вакытлыча йорт булып тора. Кайбер үсемлекләр яхшы үсеп китсен өчен аларның орлыклары коры-сарыда шытып чыгу кирәк.

Коры-сары углеродны озак вакыт саклау урыны буларак әһәмиятле роль уйный. Мәсәлән, ылыслы урманнарда коры-сарыда туфрак белән бергә урманда запаска тупланган углеродның 25-30 проценты булырга мөмкин.

Шуңа карамастан, коры-сарының җыелуы урман өчен гаять хәвефле, чөнки ул, урманда янгын чыккан очракта, ут өчен уңайлы «азык» буларак, аның шактый зур аралыкта тиз арада таралуына булышлык итә. Моннан тыш, төрле зарарлы бөҗәкләр, аеруча кайры кортлары өчен уңайлы мохит булып тора, алар исә үрчеп, аңардан, еш кына дистәләгән һәм йөзәрләгән мең гектар урманны юк итеп, үсеп утырган агачларга күчә. Шуңа күрә төзекләндерелгән урман хуҗалыгында коры-сарының урманнан узвакытында алынуына аерым игътибар бирелә.

Ул янгын мөнәсәбәтендә һәм бөҗәкләр үрчү урыны буларак, баштагы мәлдә, үзе барлыкка килүнең тәүге елларында гына хәвефле, тора-бара, агач ары таба тар­калган вакытта, зарарсызга әверелә һәм ул чагында аны урманнан алу хуҗалыкка инде файда түгел, урман туфрагын таби­гый ашламадан юкка мәхрүм итеп, зыян китерү.











Читайте нас: