Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 02:00

ЦИФРЛЫ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР - БҮГЕНГЕ КӨН УЛ

Узган елның декабрь ахырыннан республикада яшәүчеләрнең якынча 95 проценты цифрлы 20 канал карый ала. 2019 елның 3 июненнән төбәк тулысынча цифрлы технологияләргә күчәчәк - аналоглы тапшыру өзеләчәк.

Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да куп еллар дәвамында кабель операторла­ры хезмәтләреннән файдалана яки спутник тәлинкәләре урнаштырган. Аларның опера­торлары «цифрга» акрынлап үзләре күчәчәк һәм мондый абонентларга берни дә эшләргә кирәкми. Шул рәвешле, «Башинформсвязь» һәм «Триколор» абонентларына бернинди яңа корылмалар сатып алырга кирәкми һәм бернинди өстәмә гамәлләр кылу таләп ителми.

Әгәр сезнең телевизорыгыз иске һәм сез цифрлы кушылма сатып алмагансыз икән, агымдагы елның 3 июненнән башлап сез үзләренең аналоглы сигналын өзмәгән каналларны гына карый аласыз. Ким дигәндә ул БСТ һәм Дүртөйле ТВ булачак. Калган каналлар урынына кара экран чыгачак. Мөһим момент! Әгәр сез кушылма сатып алгансыз һәм үзегезнең законлы 20 түләүсез каналга ия булгансыз икән, иске антеннаны ташламагыз. Югыйсә БСТ буенча хоккей, футбол һәм башка тапшырулар карый алмаячаксыз.

Сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә? Башкортстан Республикасында цифрлы телетапшыруга күчү өчен «Русия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» җавап бирә.

Хөрмәтле дүртөйлеләр!


«Русия телевизион һәм радио­тапшырулар челтәре» филиалы телевизор караучыларны «цифрга» кушылырга тәкъдим итүче намуссыз оешмалар барлыкка килүе хакында искәртә. Илнең берничә төбәгендә цифрлы эфирлы телевидениегә имеш «халыкны коллектив күчерү буенча» планлы эшләр турында аноним белдерүләр күренгән. РТРС телевизор караучыларның хәтеренә төшерә: федераль максатлы програм­ма йорт хуҗалыкларын цифрлы эфирлы телевидение кабул итүгә «коллектив» мәҗбүри күчүне күз укында тотмый. Цифрлы эфирлы телевидениенең ике мультиплексы (20 телеканал) ирекле куллануда ялгану өчен түләү алмыйча һәм або­нент түләүсез трансляцияләнәчәк. РТРС хезмәтләре һәм филиаллары кабул иту корылмалары сату белән шөгельләнми, аны тоташтыру һәм көйләү буенча түләүле хезмәтләр күрсәтми.
Читайте нас: