Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 02:00

ЛИДЕРЛАР МӘКТӘБЕ

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге җирлегендә Активлар мәктәбенеә традицион каникуляр җыены узды, анда шәһәр һәм авыл мәктәпләре активистлары жыелды.

Егетләр һәм кызлар Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең эшчәнлек юнәлешләре, бәйгеләре һәм проектлары белән танышты, команда оештыру, коллективны берләштерүгә юнәлтелгән уеннарда һәм тренингларда катнашты, Изге эшләр календаре буенча проектлар өчен идеяләр уйлап тапты, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре буенча ситуацияләрне хәл итте, креативлыкны үстерүгә күнекмәләр башкарды, «Каршылыклар полосасында» үзләренең координацияле һәм көйле эшләү сәләтен сынады, дәртләндергеч бию флешмобы уйлап тапты һәм башкарды. Чараны Иҗат үзәгенең «Лидер мәктәбе» берләшмәсе волонтерлары оештырды.

Җыен йомгаклары буенча иң актив егетләр һәм кызлар «Көн лидеры» дипломнары белән бүләкләнде, барлык катнашучылар да сертификатлар алды.
Читайте нас: