Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 02:00

КЕЧКЕНӘ МИСС ДАРИНА

Мәскәүдә «Кечкенә мисс Русия 2018» Бөтенрусия мәдәният һәм сәнгать бәйгесенә йомгак ясалды. Анда безнең республика данын сигез яшь сылукай яклады, алар арасында Дүртөйле шәһәрендәге 1 нче мәктәпнең берен­че сыйныф укучысы Дарина Мостафина да бар.

Бәйге йомгаклары буенча Дарина беренче урын яулады һәм 7-8 яшьлекләр категориясендә «Кечкенә мисс Русия 2018» титулына ия булды. «Визитка» бәйге сынавында ул үз төбәгенең данын милли киемдә яклады, анныры иҗади тур һәм кичке күлмәкләрдә дефиле булды.

Оештыручылардан Дарина таҗ, бүләкләр һәм Сочи шәһәрендә узачак «Русиянең бәллүр таҗы» бөтенрусия бәйгесенә чакыру алды.

Шушы көннәрдә Даринага 8 яшь тулды, ул хореография, вокал, актерлык осталыгы белән мавыга, аңа менталь арифметика занятиеләре ошый. Тормыш сөючән һәм актив, кызчык мәктәпне бик ярата.

Әлеге бәйгедә катнашканчы, Дарина Уфада модель агентлыгында кастинг үтә, аннан соң аның фотосүрәте «Happy kids» федераль журналының тышлыгында басылып чыга. «Мисс Башкортостан» төбәк гүзәллек бәйгесендә ул икенче урын ала һәм бөтенрусия бәйгесендә катнашучылар исемлегенә эләгә.

- Даринаны бу җитди чарага әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез, сабыебыз үсеше өчен бар тырышлыгын салган педагог Гөлнара Сәлимовага аеруча рәхмәтлебез, - ди аның әнисе Ирина Мостафина.

Читайте нас: