Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2018, 02:00

КОНКУРС ҺӘМ ФЛЕШМОБ


Күптән түгел “Метеостанция” микрорайонында яшәүчеләр җыелышында Урындагы инициативаларны яклау программасында катнашырга ка­рар ителде, алар “Дүртөйле шәһәре җиңүнең 50 еллыгы урамында балалар мәйданчыгы төзү һәм территорияне төзекләндерә” проектын сайлады.

Шушы чара кысаларында “Минем хыялдагы балалар мәйданчыгы” дигән иҗади кон­курс үткәрелде. Жюри әгъзаларына тәкъдим ителгән 172 эштән түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде: “Хыялымдагы балалар мәйданчыгы”, кечкенә инша, шигърият һәм балалар мәйданчыгы проекты (макет).

Ары таба, булачак объект урынында “Лидерлар мәктәбе” волонтерлар командасы берләшмәсе - Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгеннән

“Фортуна” бию коллективы тарафыннан оештырылган флешмоб үткәрелде. Программага багышланган чара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Бишенче урта мәктәптән 4 сыйныф укучысы Арина Закирҗанова (Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең “Фантазия” берләшмәсеннән чыгыш ясады), дүртенче урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Артур Фатихов, өченче гимназиянең 7 сыйныф укучысы Линар Рәхмәтуллин һәм икенче лицейның 6 сыйныф укучысы Минтимер Дәүләтшин уз номинацияләрендә беренче урыннарга лаек булды.




Читайте нас: