Быел карның аз булуына карамастан, халык, әлеге бәйгедә катнашырга ихлас теләк белдереп, урамга матур-матур сыннар эшли башлады да инде. Чишмә авылында яшәүче Гөлназ һәм Алмаз Нафиковлар исә Кыш бабай һәм киләсе елның символы - Дуңгыз баласы сыннарын ясаган. Без аларны истәлеккә фотосурәткә төшереп алдык. Шундый чагу сыннар белән бәйгедә, һичшиксез, җиңеп чыгарлар, дип ышанабыз.