Быелгы Гаилә елында безнең район гәзите битләренда күркам гаиләләр турында мәкаләләр еш басылды. Әйе, чыннан да, шәһәребездә һәм район биләмәсендә урнашкан төрле авылларда үзләренең яшәү рәвеше, көндәлек тырыш хезмәте һәм кылган эш-гамәлләре белән үрнәк булырдай гаиләләр куп ул. Чишмә авылында игелекле гомер кичерүче Клара һәм Рафаил Габдрахмановларның ныклы тату гаиләсе дә нәкъ шундыйлар исәбендә.
Күзгә артык бәрелеп тормаган, итагатьле, тыйнак һәм аз сүзле бу гаилә пары үзенең туган төягенә гомерлеккә тугры калган. Алар икесе дә бер елны Чишмә авылында дөньяга килә һәм бер мәктәптә белем ала. Гаилә башлыгы Рафаил Җәлил улы армиягә киткәнче үк күмәк хуҗалыкта мастер көйләүче булып хезмәт юлын башлый, җәмәгате Клара Мөбәрәк кызы урындагы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Ары таба Рафаил абый «Чишмә» токымчылык заводы-җәмгыятендә механизатор һәм комбайнчы булып эшли һәм инде пенсиягә чыкса да, әле дә бер көн дә эштән калмый хезмәт салуын дәвам итә. Аның купьеллык фидакарь хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәһаланган: элек комсомол эшендә актив катнашкан, урып-җыю чорында зур уңышларга ирешкән һәм авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы эшләгән өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгән, «Атказанган колхозчы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Клара апа кайчандыр күмәк хуҗалыкның беренче бригадасы басуларында гектарлап мәк, чөгендер үстергән, аннары колхоз ашханәсендә тәмле ашлар пешергән, соңыннан машина-трактор паркында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга туктаган.
Алар 1985 елда матур гаилә корып, балалары Булат, Лилия һәм Ринатны тәрбияләп үстерәләр, аларга һөнәри белем алырга ярдәмләшеп, узаллы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә яраткан дүрт оныгына ягымлы, хәстәрлекле картәти һәм картәни инде алар.
- Яшәлгән гомер елларыбыз көндәлек тырыш хезмәт белән сизелми дә узып китте. Безнең заманда эшсез яту хурлык иде, шуңа күрә авылдашларыбыз алдында ким-хур булмас өчен туган җиргә җирегеп, ал-ял белми тырыш хезмәт салдык. Төп нигездә матур денья корып, мал-туар, кош-корт асрап, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, бер-беребезне күз карашыннан аңлап гомер иттек. Аллага шөкер, улларыбыз һәм кызыбыз да үзебезгә охшап эшсөючән булып үсте, барысының да үз гаиләсе, яшәр урыны бар, хәзер исә ял көннәрендә кайтып, безгә ярдәмләшеп торалар, - дип елмаеп, якты хатирәләргә бирелә алар.
Эйе, олыгаеп барган көннәрендә ата- анага уз балаларының җан җылысын тоеп һәм игелеген күреп яшәү зур бәхет ул.